Тарихы

Авыл 1680 елдан Пустошь по Маткауш речке исеме белән билгеле.

XVIII йөз –XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, көнлекчелек тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (1911 елдан) һәм мәктәп эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 292 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Мәлкән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Бикбау авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл көрәшче” колхозы оештырыла, 1930 елда “Дружный” авыл хуҗалыгы артеле, 1950 елда – “Просвет второй пятилетки” колхозы, 1956 елдан – “Победа” колхозы, 1961 елдан “Гигант” колхозы, 1999 елдан – “Өмет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2006 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты (барысы да 1965 елгы бинада) бар.

Халык саны

1795 елда – 67,
1859 елда – 121,
1870 елда – 576,
1884 елда – 177,
1906 елда – 261,
1913 елда – 312,
1920 елда – 341,
1926 елда – 321,
1938 елда – 200,
1958 елда – 385,
1970 елда – 345,
1979 елда – 252,
1989 елда – 125,
2002 елда – 67,
2010 елда – 54,
2017 елда – 32 кеше (татарлар).