Биографиясе

1877 елның 19 марты, Казан – 1943 елның 22 гыйнвары,  шунда ук.

Н.Н.Парфентьев – А.В.Васильев шәкерте.

1899 елда Казан университетын тәмамлаганнан соң, Самара хатын-кызлар гимназиясендә математика һәм физика укыта.

1900 елдан Н.Н.Парфентьев Казан университетында, саф математика кафедрасының приват-доценты (1904 елдан), бер үк вакытта 3 нче Казан гимназиясенең математика укытучысы (1899–1905).

1905 елның апрелендә Идел буе (съездның рәисе) һәм Мәскәүдә укытучыларның легаль булмаган съездларындагы чыгышлары өчен университетта укыту хокукыннан мәхрүм ителә, шул ук елның декабрендә «сул укытучылар» төркеме йогынтысында эшенә кире кайтарыла.

1908–1910 елларда Н.Н.Парфентьев Франциядә һәм Германиядә стажировка үтә.

1911 елдан Казан университеты профессоры, 1917–1922 елларда һәм 1928–1933 елларда физика-математика факультеты деканы, 1930 елда һәм 1940 елдан механика кафедрасы мөдире.

1933–1935 елларда Н.Н.Парфентьев – Казан университетының Фәнни китапханәсе директоры.

1930 елдан Казан физика-математика җәмгыяте рәисе һәм «Известия физико-математического общества при Казанском университете» журналының җаваплы мөхәррире.

Н.И.Лобачевский исемендәге бүләккә Халыкара конкурс оештыручыларның берсе.

Тикшеренүләре

Хезмәтләре функцияләр теориясенә, фәннең методологиясенә, табигыять философиясенә, математика тарихына карый.

Н.Н.Парфентьев Казан университетында беренче булып тензорлы анализ, чагыштырмалылык теориясе, интеграль тигезләмәләр, күплекләр теориясе, математика статистика, группалар теориясе, фәнни хисаплаулар техникасы, номография буенча лекция курслары укый.

Югары мәктәптә укыту һәм фәнни эшләрнең яңа формаларын оештыра: университетта рабфак ачу комиссиясенең башында тора (1919) һәм аның идарәсендә эшли, Авыл хуҗалыгы һәм урманчылык институтын оештыруда (1922–1924 елларда институтның ректоры), университет составыннан аерылып чыккан яңа югары уку йортларын (медицина, педагогика, химия-технология) сафка бастыруда, университет каршында Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтын оештыруда катнаша.

Бүләге

Татарстанның Социалистик Төзелеш Герое (1932).

Хезмәтләре

Исследования по теории роста функций. Казань, 1910.

Проблемы пространства в современном освещении. Казань, 1924.

Геометризация Вселенной. Казань, 1926.

Основные принципы статистической механики. Казань, 1929.

Әдәбият

Герои труда Татарии. 1920–1938 гг.: документальные очерки. Казань, 1974.

Лаптев Б.Л. Николай Николаевич Парфентьев // Рассказы о Казанских ученых. Казань, 1983.