Биографиясе

1853 елның 24 июле, Казан – 1929 елның 6 ноябре, Мәскәү.

А.В.Васильев – В.П.Васильевның улы, И.М.Симоновның оныгы.

1874 елда Петербург университетының физик-математик факультетын тәмамлый.

1874 елдан Казан университетында укыта.

1907 елдан Петербург, 1923 елдан Мәскәү университетларында.

Хезмәтләре күплекләр һәм төркемнәр теориясенә, математика тарихына карый.

А.В.Васильев – Н.И.Лобачевскийның геометрик идеяләрен пропагандалаучы (1890 еллар). 1890–1906 елларда Казан физик-математик җәмгыятен оештыручыларның берсе һәм рәисе. Н.И.Лобачевскийның геометриягә караган тулы хезмәтләре җыентыгын («Полное собрание сочинений по геометрии», Т.1–2, 1883–1886) нәшер итүгә зур өлеш кертә.

1905 елда А.В.Васильев Дәүләт советы әгъзасы булып сайлана. I Дәүләт думасы депутаты (1906). Конституцион демократия партиясе әгъзасы.

Хезмәтләре

О функциях двояко-периодических. Казань, 1880.

Систематический каталог книг по чистой математике фундаментальной библиотеки Казанского университета. Казань, 1880.

Теория отделения корней систем алгебраических уравнений. Казань, 1884.

Николай Иванович Лобачевский. СПб., 1914.

Әдәбият

Бажанов В.А. Николай Александрович Васильев. М., 1988.