Эчтәлек

Базар сатучылар өчен махсус җайланган сәүдә рәтләре, инвентарь, лавка, палатка, складлар, саклау камералары, кунакханәләр, транспорт өчен урыннар җыелмасыннан гыйбарәт, анда шулай ук ветеринария-санитария инспекциясе, хезмәт күрсәтүче персонал була.

Тарихы

Хәзерге Татарстан территориясендә Болгар дәүләтенә кадәр дә базар булган.

Идел буе Болгар дәүләтендә сәүдә эшләре, башлыча, натуралата алыш-биреш рәвешендә барган; аның алга таба үсеше акча (акча сугу) барлыкка килүгә китергән. Һөнәрчеләр үзләре эшләгән тормыш-көнкүреш кирәк-яракларын һәм хезмәт коралларын (сука-төрән, китмән, ат дирбиясе, кызыл балчыктан яндырып яки агачтан ясалган савыт-саба һ.б.) базарга алып чыкканнар.

Болгар, Биләр, Суар, Ашлы һ.б. шәһәрләрдә сату-алу эшләре киң үсеш алган.

Идел буе Болгар дәүләте базарларында Россиядән, гарәп илләреннән, Урта Азия, Иран, Һиндстаннан да товар китерелгән (алтын савыт-саба, бәллүр әйберләр, киҗе-мамык һәм ефәк тукыма, келәмнәр һ.б.).

XV–XVI  йөзләрдә Казан тормышында сәүдә – икътисадның иң әһәмиятле тармакларыннан санала. Сәүдә атавында (XIX йөз ахырыннан «Маркиз утравы») ел саен 24 июньдә халыкара ярминкә ачыла. Арча кырында, Сәүдә йортында, Болак буендагы Ташаякта да зур базарлар эшли. Биредә җирле сәүдәгәрләр, шулай ук рус кенәзлекләреннән, Урта Азия, Кавказ һ.б. илләрдән килгән сәүдәгәрләр сату иткән.

Явыз Иван гаскәрләре Казан ханлыгын яулап алганнан соң (1552 ел), Казан татарларына шәһәрдә сәүдә итүне тыя торган фәрман игълан ителә (1686 елда юкка чыгарыла). Крәстияннәргә исә ясак түләгәннән соң гына үз товарларын Сәүдә йорты сәүдәгәрләренә сату рөхсәт ителгән.

Губернада сату-алу эшләре күбесенчә авыл һәм шәһәр базарлары аша гамәлгә ашырылган. 1860 елга Казан губернасында – 125, шул исәптән Ядринск өязендә – 17, Чистайда – 14, Чабаксар өязендә 12 базар гамәлдә була.

Тәтеш, Чистай һәм Спас өязләре – икмәк, Козьмодемьянск һәм Чабаксар өязләре – агач материаллары, урман җиләкләре, гөмбә, чикләвек Лаеш һәм Мамадыш өязләре елга балыгы сату белән дан тота.

Товарларның күп өлеше ярминкәләр аша сатыла, аларның саны 1863 елда – 33 кә, 1883 елда – 74 кә, 1913 елда 103 кә җитә. 1880 елларда авыл җирләрендә ел саен 50 дән артык, 1900 елларда 90 га якын ярминкә оештырылган. Ә шәһәр ярминкәләренең саны XX йөз башында кими – 18 дән 13 кә кала. Губернадагы ярминкә товар әйләнешенең 80 %ы – шәһәрләргә, шул исәптән 72 %ы Казанга туры килгән.

XX йөз башыннан Казандагы 15 базарда еллык акча әйләнеше 400 мең сум тирәсе тәшкил иткән. Николаев, Балык базары, Икмәк базары мәйданнарында – даими базарлар, Театр һәм Печән базары мәйданнарында якшәмбе базарлары, болардан тыш, сезонлы һәм бәйрәм алды базарлары эшләгән.

1918–1920 елларда ирекле сәүдә тыела. Яңа икътисади сәясәт чорында сәүдәнең 95%ы чамасы хосусый сәүдәгәрләр кулында була, товарларының күп өлеше базар аша сатыла.

1931–1932 елларда хосусый сәүдә тулысынча диярлек бетерелә. Аңа алмашка дәүләт әзерләү оешмалары һәм сәүдә челтәре булдырыла, кулланучылар җәмгыяте җәлеп ителә. Сатып алу һәм базар бәяләре көйләнә, базарда сәнәгый товарлар сату тыела.

1932 елда республикада – 125, шул исәптән Казанда 8 базар эшли. Шул чордан башлап, колхозларга авыл хуҗалыгы продукциясен базарда сату (дәүләт алдындагы йөкләмәләрен үтәгәннән соң) рөхсәт ителә.

1965 елда Казанда беренче ябык базар (Чехов урамы) төзелә.1971 елда – Казан, Түбән Кама, 1982 елда Норлат шәһәрләрендә беренче ябык базарлар корыла.

1970-1975 елларда базарларда товар әйләнеше 33,5% ка арта. Татарстан Республикасында халыкка авыл хуҗалыгы продукциясе сатуда колхозларның өлеше зур булмый, 1975 елда – 4,8, 1980 елларда 2% тәшкил итә. 1990 елларда ирекле сәүдә рөхсәт ителгәннән соң базарлар эшчәнлеге җанланып китә.

1995–2007 елларда 15 базар төзелә һәм яңартыла, аларда сатучылар һәм сатып алучылар өчен уңайлы шартлар тудырыла (җылытылган биналар, суыту камералары һәм җайланмалары, сәүдә җиһазлары, склад урыннары, автомобильләрне кую урыннары, видеокүзәтү һ.б.).

2007 елда Татарстан Республикасында 28 мең сату урынына исәпләнгән 103 базар (азык-төлек, кием һәм катнаш) эшли, шул исәптән Казанда – 18 (9,5 мең сату урыны), Чаллыда – 10 (5,3 мең), Түбән Камада – 5 (2,7 мең), Әлмәттә – 4 (1,5 мең), Чистайда – 3 (0,8 мең), Зеленодольскта – 2 (1,2 мең), Алабугада – 3 (0,5 мең) базар исәпләнә; башка шәһәрләрдә һәм район үзәкләрендә 6,8 мең сәүдә урыны булган 58 базар. 2006 елда базар гомумсәүдә әйләнешенең 8,3%ын (1995 елда 33%ын) тәшкил итә.

XXI йөз башыннан базарларны сәүдә комплекслары итеп үзгәртү күзәтелә.

Әдәбият

История Казани. Казань, 1988. Кн. 1.

История Татарстана: Учеб. пособие. Казань, 2001.

Мустафин Р.А. О чём рассказали «Писцовые книги» (Казань в середине XVI века) // Татарстан. 2004. № 6.

Авторлар – М.Я.Гаитов, М.З.Гыйбадуллин