Крәстиян йортында чаршау

Гадәттә йортның эчен аш ягына һәм кунак ягына (ак һәм кара якка) бүлү өчен хезмәт иткән.

Килен бирнәсенең мәҗбүри өлеше булып исәпләнгән.

Иң киң таралган чаршау чуар тукымадан (кызыл-зәңгәр шакмаклы җирлеккә тар гына ак сызыклар төшкән) тегелгән. Шулай ук чүпләмле бизәкләр төшерелгән чаршаулар да очрый. Чаршаулар төсләренең, композицияләренең күптөрлелеге, бизәк мотивлары һәм үлчәмнәре белән аерылган.

XX йөзнең икенче яртысында көнкүрештә киң кулланылыштан чыгалар.

Шулай ук кара Чыбылдык.

Әдәбият           

Сафина Ф.Ш. Ткачество татар Поволжья и Урала (конец XIX — начало XX вв.): Ист.-этногр. атлас татар. народа. К., 1996; 

шул ук. Ткачество // Татары. М., 2001.