Биографиясе

1938 елның 18 июле, Дагстан АССРның Хәсәүйорт районы Боташйорт авылы – 2004 елның 18 гыйнвары, Махачкала шәһәре.

Дагстан педагогика институтын тәмамлый (1967). 1982 елдан Дагстан педагогика институтында укыта.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кумыкларның гарәп хәрефле язма әдәбияты тарихына, Россия халыкларының әдәби бәйләнешләренә карый.

Кол Гали, К.Насыйри, Г.Тукай, Г.Ибраһимов, М.Җәлил иҗатына багышланган мәкаләләр авторы.

Хезмәтләре

Дагестанско-татарские литературные связи XIX – начала XX веков: дис... Алма-Ата, 1989.

Әдәбият

Исламов Ф. Әдәбиятлар дуслыгын яктыртучы хезмәт // Казан утлары. 1988. № 5.