Биографиясе

1863 елның 12 феврале, Әстерхан шәһәре – 1922 елның 11 июне, Казан.

1888 елда Казан университетын тәмамлый. Е.В.Адамюк шәкерте.

1888 елдан Казан университетының күз авырулары клиникасында, бер үк вакытта 1902 елдан офтальмология кафедрасы мөдире.

Шәкертләре арасында: К.Х.Орлов, В.В.Чирковский, В.Е.Адамюк.

Фәнни иҗаты

Төп хезмәтләре цилиар тәнчек иннервациясенә, глаукома, трахома авыруларын дәвалауга карый.

Хезмәтләре

Обзор случаев глаукомы в глазной клинике Казанского университета с 1884–1894 // Вестник офтальмологии. Киев, 1896. Т. 13.

Әдәбият

Биографический словарь профессоров и преподавателей Императорского Казанского университета (1804–1904). Казань, 1904. Ч. 2.

Никитин С.К. Профессор Александр Григорьевич Агабабов // Казанский медицинский журнал. 1965. № 1.

Казанский медицинский институт (1814–1989). Казань, 1989.