Оешуы

Ирекле икътисади оешма президенты граф Н.С.Мордвинов инициативасы белән 1839 елда нигез салына.

Оештыручылар арасында – Н.Д.Булыгин, П.И.Еремеев, Н.И.Лобачевский, М.Н.Мусин-Пушкин, А.К.Пирх, С.С.Стрекалов, К.Ф.Фукс.

1879 елда җәмгыятьтә 109 әгъза була; төрле елларда: С.Е.Александров, М.М. һәм Х.М.Апанаевлар, И.К.Бабст, А.М.Бутлеров, Н.П.Вагнер, М.Я.Киттары, Д.А.Корсаков, А.А.Крупеников, И.Мостафин, С.В.Пахман, А.С.Унженин, А.К.Чугунов, Г.Юнысов һәм башкалар.

Җәмгыять уставы 1868 елда кабул ителә.

Җәмгыять әгъзалык взнослары, аерым кешеләр, губерна хакимияте, земстволар, башка учреждениеләр биргән акчалар исәбенә яши.

Төзелеше

Президент, вице-президент (1869 елдан), бүлекчә рәисләре, сәркәтип, казначей составындагы президент советы җитәкли.

Баштарак Казан икътисадчылар җәмгыяте 5 бүлекчәдән тора:

  • эчке идарә,
  • фәнни эшләр;
  • авылда йорт эшләре алып бару һәм җир эшләрен камилләштерү;
  • төрле кул эшләре һәм сәүдә;
  • кеше һәм төрле йорт хайваннары сәламәтлеген саклауны кайгырту.

1868 елдан – 3 бүлекчә: авыл хуҗалыгы, мануфактура-техник һәм медицина.

1840 елда җәмгыять каршында җир эшкәртү кораллары һәм машиналары депосы, күрсәтмә өйрәнү фирмалары һәм китапханә ачыла, 1894 елда умартачылык һәм бакчачылык буенча гамәли курслар оештырыла.

Эшчәнлеге

1845 елда җәмгыять Казан губернасында беренче мәртәбә «авыл хуҗалыгы җитештермәләре» күргәзмәсен ача (аннары Казанда күргәзмәләр – 1852, 1860, 1866, 1880 елда).

1848 елдан Рус география җәмгыяте белән берлектә Казан губернасында метеорология күзәтүләре алып бара.

Казан икътисадчылар җәмгыяте әгъзалары авылдагы хуҗалар (Мәскәү, 1864), табигатьне өйрәнүчеләр (Санкт-Петербург, 1867) һәм башка съездларда катнашалар.

1880 елдан җәмгыять даими рәвештә чәчү орлыклары күргәзмәләре, орлыкларны бушлай бирүне оештыра, күргәзмәләрнең каталогларын чыгара.

Казан икътисадчылар җәмгыяте көче белән Казан губернасы авыл хуҗалыгы хуҗалары съездлары үткәрелә (1882, 1893). Аларда авыл хуҗалыгын үстерү, яңа авыл хуҗалыгы техникасын һәм туфрак эшкәртү алымнарын, җир эшләренең яңа формаларын куллануның икътисади нәтиҗәлелеген, крәстиян терлекләрен яхшырту мәсьәләләре тикшерелә, губернада авыл хуҗалыгы производствосын камилләштерү өчен өр-яңа агротехник эшләнмәләр тәкъдим ителә.

Җәмгыять әгъзалары крәстиян хуҗалыклары, җирләрне эшкәртү формалары, авыл һөнәрчелек сәнәгате, авыл хуҗалыгында яллы хезмәттән файдалану, 1891 елгы ачлыкның сәбәпләре турында (Мәскәү авыл хуҗалыгы җәмгыяте белән бергәләп) материаллар җыю һәм башкалар белән шөгыльләнә (аларның бер өлеше 1851, 1852, 1853, 1854 елларда «Путевые заметки из поездок по Заволжью»да басыла).

1894 елда Казан икътисадчылар җәмгыяте Санкт-Петербургта үткән халыкара җиләк-җимеш үстерү күргәзмәсендә Казан губернасы исеменнән катнаша.

1866 елда җәмгыять әгъзаларының актив катнашында Казанда халыкка медицина ярдәме күрсәтүче Александров хастаханәсе ачыла.

Казан икътисадчылар җәмгыяте эшчәнлеген 1900 еллар башында туктата.

Басмалары

Җәмгыять «Записки Императорского Казанского экономического общества» журналын нәшер итә. Анда Казан икътисадчылар җәмгыяте эшчәнлеге турында отчетлар, утырышларның беркетмәләре, авыл хуҗалыгы производствосын камилләштерү, сәнәгатьне һәм сәүдәне үстерү буенча фәнни-практик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре басыла, өр-яңа агрономик белемнәр һәм агротехник алымнар пропагандалана һәм башкалар.

1865 елдан Казан губернасы эшлекле даирәләренең үзенчәлекле реклама белешмәсе – «Справочная книга для записей предложений и спроса» нәшер итә.

Казан икътисадчылар җәмгыяте президентлары

С.С.Стрекалов (1839–1842),
С.П.Шипов (1842–1846),
П.А.Чертов (1846–1847),
И.А.Боратынский (1847–1858),
П.Ф.Козлянинов (1858–1864),
М.К.Нарышкин (1864–1867),
Н.А.Скарятин (1867–1878),
А.Г.Осокин (1878–1888),
С.Н.Теренин (1888–1898),
А.П.Мамаев,
А.И.Косич.

Әдәбият

Олферьев Н.И.Краткий исторический обзор действий Казанского экономического общества со времени основания до 1853 года // Записки Казанского Императорского экономического общества. 1854. Ч. 1, кн. 1-2.

Чугунова А.К. К пятидесятилетию Императорского Казанского экономического общества: Историческая записка. Казань, 1889.

Утехин Н.В. Общие задачи Императорского Казанского экономического общества. Казань, 1905.

Смыков Ю.И. Казанское экономическое общество и проблема сельскохозяйственной техники в Среднем Поволжье (40–90-е гг. 19 в.) // Очерки истории народов Поволжья и Приуралья. Казань, 1967. Вып. 1.

Записки Казанского экономического общества 1854-1861 гг.: указатели содержания. Казань, 1990.

Автор – Р.В.Шәйдуллин