Эчтәлек

Төрки телләрнең көнбатыш-һун тармагына карый, берничә диалекты бар. Кыпчак теле хәзерге татар, башкорт, казакъ, караим, каракалпак, карачай-балкар, кырымтатар, комык, нугай телләренә якын.

XI–XIV йөзләрдә Дәште кыпчак (Кыпчак даласы) җирләрендә таралыш алган. Бу телдә сөйләшүче халыклар – кыпчаклар – мөселман чыганакларында – «кыпчаклар», «кыфчаклар», Көнбатыш Европада – «команнар», «куаннар», рус чыганакларында – «половецлар» дип теркәлгән.

Кыпчакларның теле турында беренче мәгълүматларны Мәхмүд Кашгариның «Диване лөгать әт-төрк» («Төрки телләр җыентыгы», XI йөз) хезмәтендә күрергә мөмкин.

Кыпчак телнең сакланып калган язма истәлекләреннән иң борынгысы – «Тәрҗемәни төрки вә араби» («Төрки-гарәп сүзлеге») – 1894 елда М.Хоутсман тарафыннан немец телендә нәшер ителә.

Кыпчак теле үрнәкләре «Кодекс Куманикус» язма истәлегендә дә (XIII йөз), XIV–XV йөзләр глоссарийларында да, мәхкәмә актларында һәм Каменец-Подольск шәһәренең (Украина) әрмән җәмгыяте хроникаларында (XVIII йөз) һ.б.да сакланып калган.

Кыпчак теленә хас күренешләр: тар сузык авазлар булу һәм аларның аффиксларда иренләшмәве (лабиальләшмәве), сузыкларда көчле булмаган ирен гармониясе күзәтелү, озын сузыклар булмау, интервокаль позициядә саңгырау авазларның яңгыраулашуы.

Шулай ук кара: Телләрнең кыпчак төркеме.

Әдәбият

Радлов В.В. О языке куманов: по поводу издания куманского словаря // Записки Императорской Академии наук. 1884. Т. 48, № 4.

Баскаков Н.А.Введение в изучение тюркских языков. М., 1962.

Хаков В.Х. Кыпчакские письменные памятники как источник изучения истории татарского языка // Археография и лингвистическая текстология. Уфа, 1977.

Наджип Э. Исследования по истории тюркских языков XI–XIV вв. М., 1989.

Автор – В.Х.Хаков