Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Буранчай-Елга, Бирюсарай, Буранчишмә исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге ясаклы крәстияннәр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек һәм яшелчәчелек (суган үстергәннәр), умартачылык, агач савыт-саба, көпчәк ясау, олаучылык таралган була.

XX йөз башында чиркәү-приход мәктәбе, су белән эшли торган җәмәгать тегермәне, бакалея, икмәк саклау һәм сату кибете була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1037 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 97 хуҗалыкның 20 сендә ат бөтенләй юк, 72 се – бер, ике, 5 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1007 баш мөгезле эре һәм башка терлек, 238 бал корты оясы теркәлгән.

Авыл Иске Тәкмәк авылының Троица чиркәве приходына карый.

Авыл халкы 1920 елгы «сәнәкчеләр» фетнәсендә актив катнаша.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Тәкмәк волостена керә. 1920 елдан − ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1935елның 10 февраленнән – Зәй, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1972 елның 1 ноябреннән – Зәй районында.

Хәзер Аксар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929−1930 елларда “Красный передовик” колхозы оештырыла (1951 елдан зурайтыла, үзәк утары Иске Тәкмәк авылында); 1959 елдан − зурайтылган XXI партия съезды исемендәге колхоз (Аксар авылы), 1998 елдан − “Нур” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2001 елдан “Зәй азык-төлек компаниясе” агрофирмасы составында, 2006 елдан “Зәй” агрофирмасы бүлекчәсе (кырчылык, терлекчелек).

Мәдәният

Төзекләндерелгән чишмә бар.

Полковник, “Октябрьские зори” китабы (Мәскәү, 1962) авторы А.Ф.Фёдоровның (1891−?) тормышы һәм эшчәнлеге Бүре-Сарай авылы белән бәйле, ул XX йөз башында җирле мәктәптә укыта.

Халык саны

1859 елда – 261,
1870 елда – 273,
1884 елда – 622,
1913 елда – 592,
1926 елда – 487,
1938 елда – 474,
1958 елда – 299,
1970 елда – 173,
1979 елда – 211,
1989 елда – 101,
2002 елда – 86,
2010 елда – 61,
2017 елда – 57 кеше (руслар – 92%, татарлар – 7%).