Тарихы

Авылга XVIII йөзнең уртасында Сембер губернасыннан күчеп килүчеләр нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Марьино исеме белән дә билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы крепостной крәстияннәр катлавына керә. Алпавытлар арасында генерал-лейтенант А.И.Левашёв (1739−1811), аның улы − гвардия полковнигы А.А.Левашёв та була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, вак һөнәрчелек һәм читкә китеп эшләү таралган була.

1870 ел мәгълүматларына караганда авылда май язу заводы эшли.

XX йөз башында – өч класслы земство училищесе (1896 елда В.В.Молоствов акчасына кирпечтән бина салына; сакланган, башта анда башлангыч мәктәп, 1985 елдан – клуб урнаша), май язу йорты, бакалея, икмәк саклау һәм сату кибетләре, су тегермәне була.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1248 дисәтинә тәшкил итә.

1912−1913 еллардагы хуҗалык санын исәпкә алу мәгълүматларына караганда, авылдагы 110 хуҗалыкның 12 сендә ат бөтенләй юк, 94 е – бер, ике, 4 хуҗалык өч һәм күбрәк тә эш аты тота; 1209 баш мөгезле эре һәм башка терлек теркәлгән.

Авылда В.В.Молоствовның утары урнашкан була (1964 дисәтинә җир һәм 687 дисәтинә урман, ат һәм кирпеч заводлары, су тегермәне).

Авыл Яңа Спас авылының Спас чиркәве приходына карый.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Яңа Спас волостена керә 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Сарман, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1972 елның 1 ноябреннән Зәй районында.

Хәзер Бохарай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Верный путь” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Е.Е.Куликов). 1958 елдан авыл – берләштерелгән Калинин исемендәге колхозның үзәк утары, аның составына шулай ук Алкино, Салкын Чишмә, Чулпан, Шунак торак пунктлары керә (1963 елдан – Куйбышев исемендәге; 1966 елдан Апач авылы кушыла), 1998 елдан – “Бохарай”авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. 2010 елдан “Восток” агрофирмасы бүлекчәсе эшли (кырчылык, сөт терлекчелеге, умартачылык).

1973 елда − Әлмәт шәһәренә кадәр, 1990 елда Зәйгә кадәр асфальт юл салына.

1983, 1988, 1990 елларда 4 тимер –бетон һәм тимер күпер төзелә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда Октябрь революциясеннән соң, земство мәктәбе базасында дүрт класслы башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда − җидееллык, 1964 елда – сигезьеллык (1975 елда яңа бина салына), 1985 елда – урта, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә (мәктәп каршында туган як музее эшли).

Шулай ук мәдәният йорты һәм китапханә (икесе дә 2012 елда төзелгән бинада), “Лесная мелодия” балалар бакчасы (2004 елдан, бина 2015 елда төзелә), фельдшер-акушерлык пункты (2019 елда яңа бина төзелә) бар.

Авылдан көнчыгыштарак “Бохарай наратлыгы” ландшафтлы табигать истәлеге урнашкан (1989 елда билгеләнә, мәйданы 448,9 гектар; төрле яшьтәге нарат урманнарыннан гыйбарәт, шул исәптән 1860 елларда утыртылганнар да бар).

1973 елдан биредә “Татарстан нефть-газ эшкәртү” идарәсенең күп функцияле “Ромашкино” шифаханә-профилакторие эшли.

Күренекле кешеләре

В.В.Клочков (1953 елда туган) – химия фәннәре докторы, профессор, РФнең атказанган югары мәктәп хезмәткәре, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты.

Җырчы, композитор, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Р.Е.Андреевның тормышы һәм эшчәнлеге Бохарай авылы белән бәйле (1982 елдан авылда яши һәм шифаханә-профилакториядә эшли).

Халык саны

1859 елда – 421,
1897 елда – 703,
1913 елда – 659,
1920 елда – 732,
1926 елда – 614,
1938 елда – 489,
1949 елда – 350,
1958 елда – 373,
1970 елда – 302,
1979 елда – 259,
1989 елда – 404,
2002 елда – 458,
2010 елда – 512,
2017 елда – 492 кеше (руслар – 56%, татарлар – 44%).