1935 елның 10 февралендә оештырыла.

Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан. Башкортстан Республикасы белән чиктәш.

Үзәге — шәһәр тибындагы Урыссу посёлогы.

Мәйданы — 760,6 кв.км.

Халкы 2017 елда — 20735 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 57,6%, руслар — 21,2%).

Район 38 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2005 елның 18 июлендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Яшел җирлектә көмеш белән каймаланган һәм шулай ук күтәрелеп килүче алтын кояш (йөзен күрсәтмичә) куелган, сыек зәңгәр гөмбәз рәвешендәге, калкып торган фигура өстендә утырган, канатларын җәйгән көмеш тургай».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге туры почмаклы яшел тукымада герб фигуралары сурәтләнгән: ак һәм соры төсләр белән башкарылган тургай утырган, аскы читкә тоташкан киң ак каймалы бизәкле күк гөмбәз. Гөмбәзнең күк өлеше фонында аскы читкә терәлеп урнашкан, яртылаш күренүче сары кояш».

Символика нигезләмәсе

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән Ютазы районының географик һәм икътисади үзенчәлекләрен чагылдыра. Гербның төп фигурасы — тургай — геральдикада көн туу, уяну, матурлык символы; ул районның Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашуына ишарә. Районда яшәүчеләр кояшны беренче булып каршылыйлар. Тургай шулай ук җирле халыкның иң күркәм сыйфатларын: хезмәт сөючәнлек һәм куелган максатка ирешүдәге ныклык, тыйнаклыкны белдерә — тургайның яңгыравыклы моңлы тавышы бик еракларга тарала, ә үзе күкләр биеклегендә күренми дә. Район гербындагы күтәрелеп килүче кояш сурәте күп төрле мәгънә аңлата: алтын кояш — тормыш, энергия һәм җылылык символы, ул районның республиканың көньяк-көнчыгышында урнашуын ассызыклап, тургай символын көчәйтә. Бизәкле гөмбәз татар милли орнаментын тасвирлап, район халкының җирле традицияләргә тугрылыгын раслый. Геральдикада алтын төс — байлык, акыл, абруй, даимилек; көмеш — камиллек, зыялылык, үзара аңлашу; яшел — өмет, табигать, сәламәтлек, үсеш; сыек зәңгәр — хакыйкать, намус һәм игелеклелек символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов һәм Р.Салихов (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү), Р.Яппаров һәм З.Садриев (Урыссу), Р.Хәкимова (Ютазы).