1965 елның 12 гыйнварында оештырыла.

Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан.

Үзәге — Түбән Кама шәһәре.

Мәйданы — 1672,4 кв.км.

Халкы 2017 елда — 274746 кеше (2002 елгы халык исәбе буенча татарлар — 48,1%, руслар — 44,8%, чуашлар — 3,4%).

Район 69 торак пунктны берләштерә.

Гербы һәм флагы 2006 елның 9 июнендә раслана.

Герб тасвирламасы

«Бүленгән сыек зәңгәр һәм яшел җирлектә, барысы өстендә — бүленгән һәм аңа каршы юнәлтелгән яшел очлыклар белән уратылган шундый ук төстәге шар («кояш күләгәсе») һәм шар өстенә очлыкка чыгучы, төсләр чиратлашкан нарат урнашкан яшел багана; багананың уң ягында аста бер-берсенә якын, тәңкә сыман бөгелгән өч көмеш җеп пута хасил итә, сул якта өстә турыга очучы өч (ике һәм бер) көмеш акчарлак».

Флаг тасвирламасы

«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, вертикаль буенча өч буйга: күк, сары һәм яшел төсләргә бүленгән туры почмаклы тукыма. Сары буй флаг озынлыгының 1/5 өлешен тәшкил итә һәм озынлыклары буенча тигез зәңгәр һәм яшел төсләрдәге буйлар арасында урнашкан. Сары буйда — стильләштерелгән нарат һәм кояш сурәтләреннән хасил график яшел композиция».

Символика нигезләмәсе

Түбән Кама районы гербы символлар һәм аллегорияләр теле белән төбәкнең тарихи, географик һәм мәдәни үзенчәлеген чагылдыра. Түбән Кама гербында аллегория ярдәмендә шәһәргә исем биргән Идел елгасының зур кушылдыгы Кама елгасы һәм аның агымында төзелгән 3 сусаклагыч күрсәтелгән. Аларның иң зуры — ГЭС плотинасы белән бүленгән Түбән Кама сусаклагычы. Елга көмеш дулкыннар һәм зәңгәр-сары-яшел төсләрнең аралаштырылып бирелүе белән сурәтләнә. Нарат һәм кояш силуэтлары бу төбәктә яшәү өчен уңайлы шартлар булуын күрсәтә. Очучы кошлар — рухи күтәрелеш, энергия һәм иҗат билгесе. Көмеш төс — чишмә суы, камиллек, зыялылык, үзара аңлашу; алтын — хөрмәт һәм зыялылык; сыек зәңгәр — намус, дан, тугрылык, хаклык; яшел — табигать, сәламәтлек һәм үсеш символы.

Авторлар коллективы

Р.Хәйретдинов, Р.Салихов һәм И.Миңнуллин (Казан), К.Мочёнов (Химки), К.Переходенко (Конаково), О.Афанасьева (Мәскәү); Г.Уткина (Түбән Кама) катнашында.