Тарихы

Авылга XVIII йөзнең беренче яртысында нигез салына (башка мәгълүматлар буенча, Казан ханлыгы чорында). Революциягә кадәрге чыганакларда Мордва Акташы исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, йон тетү кәсепчелеге һәм олаучылык таралган була.

1900 елдагы мәгълүматларга караганда, авылда Изге Николай Чудотворец чиркәве (1880 ел; сакланган; классицизм стилендәге архитектура истәлеге), чиркәү-приход мәктәбе (1887 ел), 2 икмәк саклау һәм сату кибете, май язу йорты, 2 су тегермәне, тимерче алачыгы, шәраб һәм 4 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 4435 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә, 1920 елдан ТАССРның — Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан — Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Югары Акташ авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Кызыл Зәй” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.Ф.Вечканов). Бөек Ватан сугышы елларында авылда “Кызыл Зәй”, Ленин исемендәге һәм Суворов исемендәге өч колхоз эшли, алар 1951 елда Ленин исемендәге колхозга берләшәләр.

Халкы ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1962 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 1996 елда – урта, 2012 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты (1983 елдан “Мастор Ягида” мордва ансамбле эшли), балалар бакчасы (1989 елдан), китапханә, медицина пункты, Изге Николай Чудотворец чиркәве (2002 елдан) эшли.

Авыл янында археология истәлекләре табыла: I, II Югары Акташ туктаулыклары (буралы курган культурасы).

Күренекле кешеләре

В.Н.Савушкин (1958 елда туган) – нефтьче, СССР Дәүләт бүләге лауреаты.

Халык саны

1782 елда – 233,
1795 елда – 291 ир заты;
1859 елда – 1109,
1884 елда – 1734,
1897 елда – 1975,
1913 елда – 2669,
1920 елда – 2747,
1926 елда – 2149,
1938 елда – 1542,
1949 елда – 1228,
1958 елда – 1192,
1970 елда – 1302,
1989 елда – 837,
2002 елда – 839,
2010 елда – 822,
2015 елда – 758 кеше (мордвалар).