Биографиясе

1927 елның 27 феврале, хәзерге Сарман районы Зур Нөркәй авылы – 1999 елның 18 декабре, Әлмәт шәһәре.

Рус телендә иҗат итә.

Казан университетын тәмамлый (1968 ел).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1953 елдан «Татбурнефть» трестының бораулау бригадаларында эшли. 1954–1957 елларда «Знамя труда» (Әлмәт шәһәре) газетасында бүлек мөдире, 1957–1960 елларда «Комсомолец Татарии» газетасы үзхәбәрчесе.

1963–1968 елларда Лениногорск телевидениесе студиясендә иҗтимагый-сәяси тапшырулар хәбәрчесе, соңрак өлкән мөхәррир вазифаларын башкара.

1968–1975 елларда ТАССР Министрлар Советы каршындагы Телевидение һәм радиотапшырулар комитетының Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендәге студияләрендә өлкән мөхәррир.

1977–1980 елларда оештыру-хуҗалык эшендә.

1950 еллар башында республика матбугатында һәм күмәк җыентыкларда язмалары басыла башлый.

Иҗаты

И.Х.Зариповның очерк һәм хикәяләре нефть чыга торган урыннарны үзләштерү, шул өлкәдә эшләгән алдынгыларның хезмәт уңышлары турында.

Татарстан нефтьчеләренә багышланган «Бораулаучылар» («Буровики», 1957 ел), «Күмәк иҗат» («Коллективное творчество», 1961 ел), «Остакуллар» («Мастер», 1975 ел), «Тугызынчы вал» («Девятый вал», 1982 ел), «Тормыш юлдашларым» («О тех, с кем прожита жизнь», 1997 ел), «Елхов кешеләре» («Слово о елховцах», 2000 ел) китаплары укучыларга яхшы билгеле.

Автор – Г.М.Габделхакова