- РУС
- ТАТ
Татарстанның Югары Ослан районындагы поселок. Югары Ослан авылыннан 54 км көньяк-көнбатыштарак, Зөя елгасы буенда урнашкан
XVII йөздә нигез салына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә (алпавыт Еремеевларга карый). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.
1732 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1786 елда) алпавыт Еремеев һәм приход кешеләре акчасына кирпечтән Иоанн Златоуст чиркәве төзелә. Кайбер мгълүматларга караганда, аны төзү өчен Казанда Петропавел соборын төзегән архитекторны чакыралар. 1896 елда чиркәүгә чаң манарасы һәм ашханә (рус барокко стилендә дини архитектура истәлеге, чаң манарасы классицизм стилендә башкарыла, өлешчә сакланган) тоташтырылып төзелә.
1867 елда – рухани А.Бедняков башлангычы белән чиркәү-приход мәктәбе (дүрт ел эшли), 1874 елда – И.Лебедевнең шәхси мәктәбе, 1882 елда катнаш земство мәктәбе ачыла, аның өчен алпавыт П.Д.Еремеев укытучы өчен фатиры булган яңа бина төзи (1893 елда – 27 ир бала һәм 4 кыз бала, 1906 елда – 28 ир бала һәм 7 кыз бала, 1912 елда 36 ир бала һәм 12 кыз бала укый).
XX йөз башында волость идарәсе урнаша, тимерче алачыгы, су тегермәне, бакалея, 3 вак-төякләр һәм казна шәраб кибете, 2 сыраханә була; пәнҗешәмбе саен базар эшли.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1624 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Казан губернасының Зөя өязе Иваново волостенда. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында, 1927 елның 14 февраленнән – Тәмте, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1935 елның 10 февраленнән – Тәмте, 1958 елның 16 июленнән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.
Хәзер Олы Мәми авыл җирлеге составына керә.
1930 елда поселокта “Искра” колхозы оештырыла, 1957 елдан – поселок “Приволжский” совхозы (Мәйдан авылы), 1979 елдан “Дальний” совхозы (Олы Мәми авылы) составында (1998–2018 елларда “Надежда” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте).
1782 елда – 187 ир-ат;
1859 елда – 884,
1897 елда – 781,
1908 елда – 995,
1920 елда – 841,
1926 елда – 548,
1938 елда – 311,
1949 елда – 165,
1958 елда – 167,
1970 елда – 84,
1979 елда – 38,
1989 елда – 20,
2002 елда – 6,
2010 елда – 2,
2017 елда – 2 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.