Тарихы

XVIII йөзнең беренче яртысында (башка мәгълүмат буенча, XVII йөз уртасында) нигез салына.

1835 елга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә, 1835–1860 елларда Удел ведомствосы карамагында була. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләренә китеп эшләү тарала.

XX йөз башында авылда Халык мәгарифе министрлыгы мәктәбе (1898 елда ачыла, 1911 елда яңа бина төзелә), 17 сәүдә-сәнәгать оешмасы була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1494,9 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Үби волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.

Хәзер Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда “Герой” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Л.Калугин), 1946 елда “Герой” һәм Пушкин исемендәге колхозларга бүленә, 1950 елда кабат Пушкин исемендәге колхозга берләштерелә (Чуаш Чүпрәлесе). 1960 елда берләштерелгән “Татарстан” колхозы составына керә, 1963 елда “Россия” колхозы (Иске Чүпрәле) итеп үзгәртелә, 1983 елдан “Родина” колхозы (Чуаш Чүпрәлесе) составында. 1993 елдан – “Родина” күмәк предприятиесе, 2004 елдан “Заря” агрофирмасы составында, 2011 елдан колхоз җирләре “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте карамагына күчерелә.

Халкы күбесенчә “Ак Барс Дрожжаное” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1931 елда башлангыч мәктәп җидееллык (1945–1957 елларда балалар интернат-йорты була), 1961 елда – сигезьеллык, 1990 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә (2008 елда яңа бина төзелә).

Авылда балалар бакчасы (1989 елдан, 2008 елдан яңа бинада), мәдәният йорты (1990 елдан), китапханә (1990 елдан мдәният йорты бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (1976 елдан, 2016 елда яңа бина төзелә), Покров Пресвятой Богородицы чиркәве (1912 елдан), Серафим Саровский кәшәнәсе (2006 елдан) бар.

Авыл территориясендә айларны сурәтләгән ике агач скульптура (берсе – Кече Чынлы елгасы башланган урында, икенчесе – иске авыл зираты мәйданында) урнаштырылган.

Мәдәният йорты каршында “Салкус” чуаш фольклор коллективы (1985 елдан), “Хунав” хореография коллективы (2001 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә төбәк өчен әһәмиятле “Чынлы елгасы башы” (2008 ел, мәйданы 139,9 гектар) табигать истәлеге урнашкан. Ерымлы-сызалы системаның югары өлешендәге торфлы сазлыгы кыйммәтле участок санала.

Күренекле кешеләре

Н.В.Васмат-Матросов (Николай Васмат) (1950 елда туган) – язучы, ТРның Чуаш язучылары берлеге әгъзасы;

В.Ф.Колпаков (1959 елда туган) – запастагы полковник, локаль сугышлар ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры (2012 елдан В.Ф.Колпаков призына районда ел саен чаңгы ярышлары уздырыла);

М.П.Кудрявцева (1927–1996) – педагог, Чуаш АССР, РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы, СССР халык мәгарифе отличнигы, Ленин ордены кавалеры.

Халык саны

1859 елда – 495,
1897 елда – 893,
1913 елда – 1243,
1920 елда – 1266,
1926 елда – 1371,
1938 елда – 1691,
1949 елда – 1464,
1958 елда – 1351,
1970 елда – 1761,
1979 елда – 1774,
1989 елда – 1173,
2002 елда – 1143,
2010 елда – 1068,
2018 елда – 1004 кеше (чуашлар).