Урсалының уң кушылдыгы (Дала Зәе елгасы бассейны).

Озынлыгы 9,8 км, бассейнының мәйданы 29,8 км2. Әлмәт районы территориясеннән ага. Елга башы Болгар-1 авылыннан 2,3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Яңа Кәшер авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 221 м, тамагыныкы – 121 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 36%.

Болгар елгасының 0,7 һәм 1,6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,42 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле 0,51-1 л/с·км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлы. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 105 мм, ташу агымы катламы 60 мм. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,13 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9-12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 400-500 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр.