Эчтәлек

Казан Мәрьям Ана иконасы. XVI йөз ахыры – XVII йөз башы. Ярославль могҗиза тудыручылары чиркәве. Казан

Рус Православие чиркәве тарафыннан аерып хөрмәтләнә торган могҗизалы иконаларның берсе.

Ул стрелецлар йөзлеге башлыгы Онучинның янган йорты биләмәсендә табыла. Аңа кадәр Онучинның кызы Матронага билге була (Мәрьям Ана кызга өч тапкыр күренә).

1591 елда икона могҗизалы дип таныла, аның табылган урынында Казан Богородица хатын-кызлар монастырена нигез салына (аның беренче монахинясы Марфа исеме белән монахлык кабул иткән Матрона була).

1611 елда К.Минин һәм Д.Пожарскийның халык гаскәрендәге Казан отряды поляк интервентларына каршы сугышка киткәндә үзе белән иконаның күчермәсен ала; иконаның могҗизалы көче Мәскәүне азат итәргә ярдәм иткән, дип санала. Мәскәүгә алып кителгән икона — төп нөсхә, ә күчермәсе Казанда калган, дигән фараз яши.

Интервентларны җиңгәннән соң кенәз Д.Пожарский акчасына Кызыл мәйданда икона өчен агач чиркәү төзелә (1632 елда яна). 1636 елда яңа төзелгән (патша гаиләсе иганәсенә) Казан соборы изгеләндерелә.

Казан Мәрьям Ана иконасын Пётр I (1709 елдагы Полтава янындагы сугыш), М.И.Кутузов (1812 елгы Ватан сугышы) гаскәренә алалар, Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның декабрендә, Мәскәү янындагы рәхимсез сугышлар алдыннан, шушы иконаны тотып шәһәр тирәли тантаналы хач йөрүе оештырыла.

1904 елда Казандагы икона Казан Богородица монастыреннан урлана (юкка чыгарылуы ихтимал), әмма бу монастырьга гыйбадәт кылырга килүчеләрне туктата алмый.

1910–1913 елларда монастырь соборының җир асты куышында, нәкъ икона табылган урында, җир асты чиркәве төзелә.

Иконаның күчермәләре Рус Православие чиркәүләренең барлык биналарында, дин тотучыларның йортларында бар. Мәскәү күчермәсе 1934 елда Казан соборы җимертелгәч юкка чыга. Һәр елны 8(21) июльдә (1579 елда икона табылган көн) бәйрәм ителә, 22 октябрь (4 ноябрь) — Мәскәүне поляк интервентларыннан азат итү көне билгеләп үтелә (1612 елда кабул ителә).

Иконаның бүгенгә кадәр сакланган 9 күчермәсе рәсми рәвештә могҗизалы санала.

Казанда җирле халык тарафыннан хөрмәтләнүче 2 күчермә саклана: берсе — Ярославль могҗиза тудыручылары чиркәвендә, икенчесе — 2004 елның августына кадәр Рим Папасы Иоанн Павел II резиденциясендә сакланган Казан Мәрьям Ана иконасы.

2005 елның 21 июлендә Рус Православие чиркәве епархиясенә тапшырыла; Казан Богородица хатын-кызлар монастыреның Крестовоздвижение чиркәвенә куела.

2015 елның 4 ноябрендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Казан Мәрьям Ана иконасы табылу урынында төзелгән соборны торгызу турында Указга кул куя.

2020 елның 25 февралендә, яңадан торгызыла торган гыйбадәтханәдә Изге Богородица Рождествосы хөрмәтенә Мәгарә гыйбадәтханәсен бөек изгеләндерү булды.

2021 елның 21 июлендә икона Казан Мәрьям Ана иконасы хөрмәтенә яңадан торгызылган соборга күчерелә һәм уң корылма иконостасына урнаштырыла.

Казан Мәрьям Ана иконасы (Ватиканнан кайтарылган күчермә). XVIII йөз. Казан Мәрьям Ана иконасы соборы. Казан

Әдәбият

Покровский И.М. Явленная Чудо­творная икона Казанской Божьей матери. К., 1904;

Зеленецкий А.Ф. Казанский Богородичный первоклассный женский монастырь. К., 1910;

Елдашев А.М. Монастыри Казанского края: очерки истории. К., 2004;

Москва: Энцикл. М., 1997.