Тарихы

Авылга 1885 еллар тирәсендә Татар Томбарлысы авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

XX йөз башында авыл җәмәгатенең имана җире 150 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Баулы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Баулы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Баулы районында.

Хәзер Томбарлы авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Шәмәй колхозы белән бергә Нариманов исемендәге колхоз оештырыла, 1946 елда авыл мөстәкыйль Булатов исемендәге колхозга аерылып чыга.

Авыл белән янәшә Баулы шәһәрен су белән тәэмин итүче Миңнегол су алу җайланмасы төзелә.

Халкы күбесенчә “Берлек” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык, сарык асрау белән шөгыльләнә.

Халык саны

1889 елда – 62,
1910 елда – 139,
1920 елда – 131,
1926 елда – 211,
1938 елда – 141,
1949 елда – 151,
1958 елда – 139,
1970 елда – 113,
1979 елда – 90,
1989 елда – 51,
2002 елда – 54,
2010 елда – 50,
2015 елда – 41 кеше (татарлар).