Электрод — эретмә чигендә электр корылмаларын күчерү процессларыннан файдаланып эретмәләрдәге матдәләрне ачыкларга һәм аларның эретмәләрдәге концентрациясен билгеләргә мөмкинлек бирүче алымнарны берләштерә.

Казан галимнәре электроаналитик химия үсешенә зур өлеш кертә. Иң элек полярография өлкәсендә эшләр башкарыла: эретмәләрдәге металл комплекслары тотрыклылыгын бәяләү өчен потенциометрия кулланыла (В.Ф.Торопова). Полярография һәм вольтамперометрия принциплары амперометрик титрлау алымнарын файдалану аркасында үсеш ала (А.А.Поппель, А.И.Костромин һ.б.). Полярография һәм вольтамперометриянең башка юнәлешләре дә: азометин кушылмалары (Ю.П.Китаев), кино-фото сәнәгате өчен ачыгайтучы матдәләр һ.б. кушылмалар (В.М.Гороховский), аминлы һәм күкертле кушылмалар (В.И.Гороховская), сусыз мохитларда органик матдәләр (Ю.М.Каргин) полярографияләре; терекөмеш электродында водородның каталитик бүленүе, электр тупланышын файдалану (В.Ф.Торопова), осциллополярография, полярография һәм вольтамперометрия кулланылган катнаш алымнар (Г.К.Будников), экстракцион вольтамперометрия (Н.А.Улахович), кулонометрия һәм кулонометрик титрлау (А.И.Костромин), органик кушылмалар кулонометриясе (А.Ф.Абдуллин) алгарыш процессы кичерәләр.

Казан университетының Россиядә бердәнбер булган кулонометрик органик анализ лабораториясендә биоматрицалардагы антиоксидантлар, биологиядә һәм медицинада зур әһәмияткә ия фарм. һ.б. препаратлар тикшерелә. Матдәләрне вольтамперометрик билгеләүнең сизгерлеге һәм сайлаучанлыгы дәрәҗәсен күтәрү өчен электрод өслеге модификацияләнгән күмер пасталы электродлар, каталитик кайтавазлы химик яктан модификацияләнгән электродлар кулланыла.

Биологик актив кушылмаларның үтә түбән концентрацияләрен билгеләргә мөмкинлек бирүче биосенсорлар һәм биосенсорлы җайланмалар булдырыла. Биосенсорлар кайтавазының селективлыгын тәэмин итү максаты белән электродларны ДНК, аларның шул исәптән синтетик фрагментлары белән иммобилизацияләнгән ток үткәргеч полимер элпәләр белән каплануга нигезләнгән модификацияләгән технологияләр эшләнә. Шул ук мәсьәлә сигналы амперометрик ысул белән теркәлгән иммунохимик реакцияләр принцибы нигезендә дә хәл ителә (Г.К.Будников, Г.А.Евтюгин, Э.П.Медянцева, С.С.Бабкина һ.б.).

Казан университетында үткәрелгән фундаменталь тикшеренүләр электрод процесслары турында потенциалның омлы югалтулары компенсацияләнеп, сыйдырышлы токлар һәм башка факторлар бастырылып, мәгълүмат бирүче, шуның белән вольтамперометрик алымның ышанычлылыгын арттыручы вольтамперографлар булдырыру мөмкинлеге бирә (Р.Ш.Нигъмәтуллин, М.Р.Вяселев).

Әдәбият                

Будников Г.К. Развитие электрохимических методов в Казани // Журн.аналит.химии. 2000. Т. 55, № 3; 

Будников Г.К. Аналитическая химия в Казанском университете: фрагменты истории. К., 2003.

Автор — Г.К.Будников