- РУС
- ТАТ
Театр рәссамы, нәкышьче, БРның атказанган рәссамы (1994)
1934 елның 15 сентябре, БАССРның Борай районы Чишмә-Борай авылы – 2008 елның 8 июле, Уфа шәһәре.
Уфа сәнгать училищесен (1967), Уфа сәнгать институтының театр декорациясе бүлеген (1978) тәмамлый. М.Н.Арсланов, Р.М.Нурмөхәммәтов укучысы.
Борай халык театры (1968–1973), М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының (1978–1981) куючы рәссамы, Башкорт сәнгать фонды (1987–1991), Туймазы татар драма театры (1991–1998), Башкорт филармониясенең (1998–2000) баш рәссамы. 2002 елдан М.В.Нестеров исемендәге Башкорт сәнгать музееның «Иҗат» күргәзмәләр залы мөдире.
Рәссамнар берлеге әгъзасы (1980).
И.Ә.Сәяпов милли сәхнә бизәлеше үсешенә зур өлеш кертә. Аның театр рәссамы сыйфатында эшчәнлеге 1960 елларда БАССРның Борай районы үзешчән коллективлары спектакльләрен бизәүдән башлана. Республикадагы әйдәп баручы театрларның 40 тан артык спектакльләренә: Х.Вахитның «Яшерен эзләр», Ә.Атнабаевның «Ул кайтты» (икесе дә – 1959–1962), М.Фәйзинең «Галиябану», С.Җамалның «Кара розалар» (икесе дә – 1972), М.Кәримнең «Айгөл иле», Б.Лаврентьевның «Җимерелү» («Разгром») (икесе дә – 1978), К.Тренёвның «Любовь Яровая», А.Коломиецның «Туган йорт» («Отчий дом») (икесе дә – 1982) һ.б., шулай ук концерт куелышларына декорацияләр, театр һәм сәхнә фольклор костюмнары эскизлары авторы. И.Ә.Сәяповның Туймазы татар драма театрындагы иҗат эшчәнлеге аеруча уңышлы була, аның спектакльләргә ясаган декорацияләрендә драматургиянең милли үзенчәлекләре сәхнәнең образлы бизәлеше белән табигый бергәлек барлыкка китерә: М.Фәйзинең «Ак калфак», Т.Миңнуллинның «Без бит авыл малае» (икесе дә – 1991), Г.Рәхимнең «Кәҗә белән сарык әкияте», А.Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» (икесе дә – 1992), Т.Миңнуллинның «Илгизәр + Вера» (1993), Ә.Мирзаһитовның «Гөлбакча» (1999) һ.б. И.Ә.Сәяпов сәхнә бизәүдә символик-метафора юнәлешендәге традицияләрне дәвам иттерә. Аның әсәрләре образның гүзәллеге-нәфислеге, тормышчанлыгы белән аерылып тора. Станлы нәкышь һәм графика өлкәсендә И.Ә.Сәяпов портрет («Бозау караучы кыз», 1963; «Анам портреты», 1984; «Советлар Союзы Герое Ә.З.Закиров», 1985; «Әхәт Уразмәтов портреты», 2001; «Галимнур портреты», 2006) һәм пейзаж («Туган як киңлекләре», 1978; «Үз җиремдә» сериясе, 1978; «Агыйдел буенда», 1985) жанрларындагы лирик рухлы якты әсәрләр иҗат итә. Натюрмортлар авторы.
Республика (1960 елдан) – «БАССРның халык театрлары рәссамнары» (Уфа шәһәре, 1972), «Башкортстан Республикасының сәхнә бизәүче рәссамнары» (Уфа, 2000), зона – «Социалистик Урал» (1979, 1985, 1997), бөтенсоюз – «Советская Россия» (Мәскәү, 1975) күргәзмәләрендә катнаша. Шәхси күргәзмәләре Борай авылында (1972, 1990, 1991, 2000), Уфада (1984, 1994) уздырыла.
Әсәрләре М.В.Нестеров исем. Башкорт сәнгать музеенда, Борай авылы музеенда, Башкортстан Республикасының Кыргыз-Миякә авылындагы картиналар галереясында саклана.
Искандер Саяпов: Буклет. Уфа, 1991.
Выставка произведений художников сценографов Республики Башкортостан: Каталог. Уфа, 2000.
Фенина Э.П. Художники Башкортостана. XX век. Уфа, 2002.
Мелкозерова И. Мастер портретов и декораций // Истоки. 2009. № 9.
Автор – Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.