8 ыругны, 30 дан артык төрне үз эченә ала. Сөләйман балыклар – Төньяк ярымшарның кереп йөрүче һәм төче су балыклары; Евразиядә, Төньяк Америкада һәм Төньяк Африканың тау инешләрендә яшиләр.

Гәүдәсе тәңкәләр белән тыгыз капланган. Бер арка һәм бер майлы йөзгече бар. Арка йөзгечендә нурлар 10 нан 16 га кадәр, майлы йөзгечтә нурлар юк. Уылдык бөртекләре эре, кызгылт- сары төстә.

ТР территориясендә 2 төре бар: таймень (Hucho taimen) һәм инеш керкәсе (Salmo frutta). Таймень сирәк очрый, Куйбышев сусаклагычының Кама тармагында тотылган очраклары билгеләнгән. Зур балык, озынлыгы 1 м дан, авырлыгы 60 кг нан артык. Уылдыгын язын кече елгаларның чуер ташлы грунтына чәчә. Уылдыгы эре, үрчемлелеге – 10-34 мең уылдык бөртеге. Яшәвенең 4-6 елында җенси яктан җитлегә. Ерткыч, уылдыгын чәчкәннән соң, нык кына симерә, аннан соң җәен бөтенләй диярлек тукланмый.

Инеш керкәсе чиста һәм салкын сулы инешләрдә һәм зур булмаган елгаларда (Зәй, Бөрсет, Кече Шомбыт, Ильинка) яши. Буаларда ясалма рәвештә үрчетү объекты.

Ике төре дә ТРның Кызыл китабына кертелгән.