Ык елгасының ике сулъяк кушылдыгы субүләрендә, Азнакай районы Чәкән авылыннан 6 км көньяк-көнбатыштарак урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,12 га. Суының күләме якынча 11 мең м3. Озынлыгы 190 м, иң зур киңлеге 75 м. Уртача тирәнлеге якынча 1 м, иң зур тирәнлеге 2,5 м.

Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Озынча формада. Атмосфера явым-төшемнәре һәм грунт сулары белән туена.

Суы гидрокарбонат-хлорид-кальцийлы типта, җиңелчә минеральләшкән, йомшак, төс үзгәрүчәнлеге уртача. Үтә күренмәлелеге 55 см.

Сугару һәм терлекләргә су эчерү өчен файдаланыла.

Ял итү урыны.