- РУС
- ТАТ
спортчы, тренер (баскетбол), РСФСРның атказанган тренеры (1968), ТАССРның атказанган физик культура хезмәткәре (1991)
1930 елның 14 сентябре, Казан — 2025 елның 16 феврале, шунда ук.
Казан педагогия институтының физик тәрбия факультетын тәмамлый (1954).
«Спартак» командасы составында (Казан) РСФСР кубогы (1950), РСФСР беренчелекләрендә көмеш медаль иясе (1949–1955). 1950–1953 елларда Казан ветеринария институтында, 1953–1957, 1971–1976 елларда — Казан химия-технология институтында, 1957–1971 елларда — Казан университетында, 1976–1995 елларда — Казан педагогия институтында укыта.
1957–1970 елларда «Университет» (кара «УНИКС») командасының баш тренеры.
1965–1967 елларда РСФСР җыелма командасы тренеры.
Познякның шәкертләре арасында РСФСР, СССР җыелма командалары әгъзалары, РСФСР беренчелекләрендә медаль алучылар — З.З.Алимов, Ю.Г.Бабьялов, Н.В.Бахарев, В.А.Груша, И.Д.Красновский, В.В.Левченко, В.В.Мясников, В.О.Никитин, Р.Г.Уразманов.
Бөтенсоюз студентлар беренчелегендә җиңүче (1965), 1995 елдан «УНИКС-Юниор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер-консультант.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.