Эчтәлек

?–1552 ел, Казан.

Казан татарларыннан, исеме билгесез.

1551 елда Шаһгали хан кабат тәхеткә утырганнан соң, Пётр гаиләсеннән китә, патша сарае даирәсендә яши. 1552 елда чукына дип фаразлана. Казанлыларның Шаһгалигә каршы баш күтәрүләре вакытында гаиләсенә көчләп кайтарыла. Туганнары аны исламга кайтырга үгетләп карый, әмма Пётр баш тарта. Шуннан соң аны туганнары, мөртәт буларак, баш күтәрүчеләргә тотып бирә. Җәзалап үтерелә. 1592 елда Казан һәм Әстерхан митрополиты Гермоген тәкъдиме белән канунлаштырыла.

Иске стиль белән 24 мартта (хәзерге стильдә 6 апрель) Рус православие чиркәве тарафыннан искә алына.

Әдәбият

Арсений (Брянцев). Жития святых и богоносных святителей и страстотерпцев земли Казанской. К., 1900;

Жития святых мучеников Казанских Иоанна, Петра и Стефана. К., 2001.