Тарихы

XVII йөздә нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Сурково исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек, терлекчелек һәм бакчачылык, шулай ук читкә китеп, күрше өязләр һәм Сембер губернасы авылларында кара эшчеләр, приказчиклар, йөкчеләр, пычкычылар, балта осталары, авыл хуҗалыгы эшчеләре булып эшләү тарала.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, чиркәү-приход мәктәбе (1894 елдан) эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2059,4 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Сөендек волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Буа, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Будённый, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Сөендек авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «ОГПУ» колхозы оештырыла. 1942 елда ул Чапаев исемендәге һәм «Кызыл Байрак» колхозларына бүленә, 1950 елда алар Чапаев исемендәге хуҗалыкка берләшәләр. 1959 елдан авылда – «Волга» (үзәк утары – Татар Бидәңгесе авылы), 1970 елдан – Энгельс исемендәге (үзәк утары – Сөендек авылы), 1991 елдан – «Маяк» (авылда үзәк утар урнаша) колхозлары, 1994–2006 елларда Р.Абдуллин исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыгында авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә (терлекчелек, үсемлекчелек).

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (2017 елдан – яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты, фитнес үзәге (2022 елдан) бар.

Авыл янында археология истәлеге – Башчы II табылдыгы (монголларгача болгар чоры) ачыклана.

Халык саны

1859 елда – 996,
1897 елда – 1672,
1910 елда – 1538,
1920 елда – 1464,
1926 елда – 1435,
1938 елда – 1046,
1949 елда – 612,
1958 елда – 499,
1970 елда – 401,
1979 елда – 338,
1989 елда – 238,
2002 елда – 241,
2010 елда – 197,
2021 елда – 165 кеше (татарлар – 60,6%, руслар – 18,2%).