Биографиясе

1896 елның 20 сентябре, хәзер Курган өлкәсенең Шадринск шәһәре — 1959 елның 15 феврале.

Ташкент кадетлар корпусын (1914), Константин исемендәге хәрби артиллерия училищесен (Петроград, 1915), М.В.Фрунзе исемендәге Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясе хәрби академиясен (Мәскәү, 1929) тәмамлый.

1915 елдан Россия армиясендә.

1915–1916 елларда запастагы атлы артиллерия дивизиясендә батарея прапорщигы. Беренче бөтендөнья сугышында катнаша: 1916–1917 елларда 26 нчы атлы артиллерия батареясында подпоручик, поручик.

Гражданнар сугышы елларында — 1918–1919 елларда 9 нчы армия составында интернациональ отрядның штаб башлыгы урынбасары вазифасында Терек өлкәсендә (Төньяк Кавказ) Иреклеләр армиясенә каршы сугышларда, 1920 елда Урта Азиядә басмачылар белән  көрәштә катнаша. 1920 елның гыйнвар–апрелендә мусаватчылар армиясендә (Баку) батарея офицеры, 1920–1921 елларда Ташкент шәһәрендәге Командирлар составы белемен камилләштерү югары хәрби мәктәбендә взвод командиры, батарея командиры ярдәмчесе.

1922–1923 елларда В.И.Ленин исемендәге 23 нче Ташкент пехота мәктәбендә укыта.

1923–1926 елларда Әзәрбайҗан дивизиясендә: дивизион командиры, батарея командиры, полк мәктәбе башлыгы, полк командиры вазифаларын башкаручы, артиллерия полкы штабы башлыгы.

1931–1935 елларда Томск артиллерия мәктәбендә участок башлыгы, штаб башлыгы.

1935–1937 елларда 218 нче укчы полк командиры.

1938 елның 14 гыйнварында советларга каршы троцкийчылар оешмасында булуда гаепләнеп кулга алына (1940 елда эш туктатыла).

1940 елның февраль–сентябрендә М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укыта.

1940–1942 елларда Казан пехота училищесендә (1941 елда танк училищесе итеп үзгәртелә), укыту буенча башлык ярдәмчесе, училище башлыгы урынбасары (1941 елдан).

1942 елның маеннан Бөек Ватан сугышы фронтларында, Брянск, Воронеж, 1 нче Украина фронтларының 148 нче танк бригадасы командиры урынбасары, 17 нче танк корпусы штабы башлыгы.

1945–1946 елларда 4 нче гвардия Кантемир дивизиясендә танк корпусы штабы башлыгы.

1946–1950 елларда Германиядәге совет гаскәрләре төркеменең 1 нче механикалаштырылган армиясе штабы башлыгы.

1950–1954 елларда СССР Кораллы көчләренең Маршал Ф.И.Толбухин исемендәге Югары үзйөрешле артиллерия офицерлары мәктәбе башлыгы. 1954 елда, авыру сәбәпле, Совет Армиясе сафларыннан җибәрелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Суворов, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — М.З.Хәбибуллин