1920 елда Казанда Кызыл Армия хәрби частьларына милли командирлар составы әзерләү өчен Икенче мөселман совет укчылары курслары җирлегендә оештырыла.

Курслар башлыгы — Г.Л.Окнинский, комиссары — Н.К.Мөхетдинов.

Республика Запас Армиясе һәм Идел буе хәрби округы хәрби уку йортлары идарәсе карамагында була.

1920 елда курсларда 369 татар курсанты исәпләнә. 261 курсант махсус бурыч үтәүче Казан укчылар полкы составында Төмән губернасы крәстияннәре күтәрелешен (1921) бастыруда катнаша; курсантлар төркеме 160 тан артык кешесен югалта.

1921 елның яз һәм җәй айларында 2 чыгарылыш (27 кеше) була.

1922 елның май–сентябрь айларында курсантлар чик буендагы Кушка кальгасында лагерь җыеннарында була.

1923 ел башында Тугызынчы Казан совет шәркый халыклар кавалерия курслары белән бергә Казанда мөселман командирларының берләшкән курсларын оештыралар.

Әдәбият                

Гиззатуллин И.Г. Мусульманские военные организации (1917–1921 гг.). К., 2002.

Автор — И.Г.Гыйззәтуллин