Тарихы

1680 елдан мәгълүм; XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, 2 су тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1683,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Мамадыш өязе Елыш волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Саба районында.

Хәзер – Түбән Шытсу авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

«Илшат» колхозы оештырыла (беренче рәисе – З.Ибәтуллин). 1958 елдан авылда – «1 Май» колхозы (үзәк утары – Югары Шытсу авылы), 2003 елдан – «1 Май» колхозы исем. крестьян-фермер хуҗалыгы (үзәк утары – Югары Шытсу авылы), 2007 елдан «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча кырчылык һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1913 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1960 елда – сигезьеллык, 1985 елда – урта, 2015 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә (2002 елда яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1939 елдан), «Ромашка» балалар бакчасы (1979 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, «Низаметдин улы Мөхәммәт» (с 2006 г.) мәчете, шулай ук төзекләндерелгән «Изге чишмә» кизләве бар.

Халык саны

1782 елда – 95 ир-ат;
1859 елда – 528,
1897 елда – 870,
1908 елда – 980,
1920 елда – 965,
1926 елда – 928,
1938 елда – 717,
1949 елда – 533,
1970 елда – 517,
1979 елда – 417,
1989 елда – 368,
2002 елда – 344,
2010 елда – 350,
2020 елда – 313 кеше (татарлар).