Биографиясе

1887 елның 18 марты, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Түбән Чыршылы авылы — 1937 ел.

Р.Фәхретдин улы.

«Хөсәения» мәдрәсәсен (Оренбург) тәмамлый; 1906–1913 елларда «Вакыт» газетасы җаваплы сәркәтибе, 1913 елдан 2 нче мөхәррире, мәдәният һәм эчке хәбәрләр сәхифләрен алып бара. «Шура» журналында «Граф Лев Толстой» (1910, 23–24 нче саннар), «Рабиндранат Тагор» (1913, 23 сан) һ.б. язмаларын бастыра.

Беренче бөтендөнья сугышында катнаша, 1916–1917 елларда Румыния фронтының баш мулласы, аннары 3 нче Бөтенбашкорт Учредительләр корылтае рәисе, кече корылтай әгъзасы.

1918 елның августыннан Башкортстан хөкүмәтенең мәгълүмат бүлеге мөдире, «Башкортстан хөкүмәтенең теле» («Вестник Башкирского правительства») газетасы мөхәррире.

1919 елның сентябреннән коллегия әгъзасы, октябрьдән вакытлыча Башкортстан Республикасы социаль тәэминат халык комиссары вазифаларын башкара, 1920 елда БАССР дәүләт нәшрияты мөдире.

1923–1924 елларда Башкорт Халык комиссарлары советы тәрҗемәчесе.

Соңрак «Башкортстан» газетасы редакциясендә эшли, «Яңа авыл» газетасында мәкаләләре басыла.

Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.

Дәреслекләр һәм фәнни әдәбиятны башкорт теленә тәрҗемә итә. «Башкорт тарихы» (Уфа, 1925) хезмәте авторы.

Хезмәтләре

Ибраһим мирза Терегуловның 30 сәнәлек хезмәте гыйльмиясенә ядкяр. Оренбург, 1908.

Фәлсәфәдән бер кыйтга (Яшьләремез, дин вә монизм). Оренбург, 1908.

Әдәбият

Татар әдипләре, мәгърифәтчеләре (XX йөз башы): Биобиблиографик сүзлек. Казан, 2005.

Башкирская энциклопедия. Уфа, 2011. Т. 7.