Биографиясе

1881 елның 29 апреле, Таврия губернасы, Бердянск өязе Каменка авылы — 1971 елның 30 марты, Казан.

Петербург медицина-хирургия академиясен тәмамлаганнан соң (1907), шунда эшкә калдырыла. Беренче бөтендөнья сугышы елларында фронт госпитале башлыгы.

1917 елдан Төмән университетының нерв авырулары кафедрасы профессоры, Себердә беренче нерв авырулары кафедрасын оештыручы.

1936–1967 елларда Казан медицина институтының нерв авырулары кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эпилепсия авыруы патогенезына һәм аны дәвалауга карый. Омороков нерв күзәнәкләрен ясалма тирәлектә үстерү буенча махсус методика эшли. Эпилепсиянең үзгә төрен — Бехтерев «хореик өянәге»нең патоморфологик субстратын ачыклый. Себердә Кожевников эпилепсиясен өйрәнүгә багышланган хезмәтләре белән дөньяга таныла.

Бүләкләре

Георгий хачы, Ленин ордены белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Искусственное выращивание нервной ткани вне организма. Томск, 1921;

Курс нервных болезней. Общая часть. К., 1939;

Введение в клиническую невропатологию. Томск, 1961.

Әдәбият  

Попелянский Я.Ю. Профессор Л.И.Омороков // Казан. медицина журн. 1981. № 5.