Биографиясе

1896 елның 3 марты, Тамбов губернасы, Темников өязе Югары Пешлә авылы — 1937 елның 13 ноябре, Казан.

Югары юридик курслар тәмамлый (Мәскәү, 1929). 1918–1919 елларда Темников өязе Югары Пешлә авыл советы рәисе, БҮБК матбугат агентлыгының Тамбов губернасы Темников шәһәрендәге вәкаләтле вәкиле.

1919–1920 елларда 1 нче Мәскәү запас полкының башлангыч партия оешмасы секретаре һәм сәяси комиссары, Үзәк мөселман хәрби һәйәтенең сәясәт бүлеге бүлекчәсе башлыгы (Мәскәү).

1920–1921 елларда РКП(б)ның Мамадыш кантон комитеты секретаре, 1921–1922 елларда Эшче, крәстиян һәм кызылармияче депутатларының Буа Советы кантон башкарма комитеты рәисе.

1922–1924 елларда РКП(б)ның Әгерҗе кантон комитеты секретаре һәм Эшче, крәстиян, кызылармияче депутатларының Әгерҗе Советы кантон башкарма комитеты рәисе.

1924–1926 елларда ТАССР эшче-крәстиян инспекциясе халык комиссары урынбасары.

1926–1928 елларда ТАССР юстиция халык комиссары һәм ТАССР прокуроры.

Казан университетында совет төзелеше һәм хокукы факультетын оештыруда катнаша (1928).

1929–1931 елларда ТАССР сәүдә халык комиссары урынбасары, шәһәр сәүдә оешмасының Казан бүлекчәсе директоры.

1931–1935 елларда СССР Тышкы сәүдә халык комиссариатының ТАССР буенча вәкиле.

1935 елдан ВКП(б)ның Әгерҗе райкомы 1 нче секретаре.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият  

Залялов А., Шакир С. Палютин Хафиз Рахматуллович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2.

Автор — Е.Б.Долгов