Эчтәлек

Сазланган һәм җайсыз җирләрдә, шулай ук җирләрне рекультивацияләгәндә массив һәм саклаучы урман үрчетү кулланыла.

ТР да бу максатларда нарат, чыршы, карагай, имән, каен, гибрид тирәкләр файдаланыла. Җир өлешләп яисә тоташ буразналап әзерләнә, 1 гектарга 4,5–5,5 мең данә чәчкен яки усенте утыртыла. 1980 еллардан башлап Татарстанда 50 мең гектардан артык саклаучы урман утыртмалары, шул исәптән якынча 40 мең гектар ерым-сызалар буенда, 7,2 мең гектар юл кырыенда урман полосалары, 2,6 мең гектар кыр саклаучы урман полосалары булдырыла; сулыкларның яр буйларына урманнар утыртыла (2,6 мең гектар). Ерым-сызалар буендагы утыртмалар ландшафтны сизелерлек үзгәртә, ял итү, гөмбә һәм җиләк җыю урынына әйләнә.

Утыртмаларның бер өлеше дәүләт урман фондына кертелә, кайберләре аеруча саклаулы табигать территорияләре дип игълан ителә (шул исәптән Яшел Үзән районында – “Никольский”, “Кишәнгер”, “Фәхри яры”, Тәтеш районында – “Каменная”).

Әдәбият

Гаянов А.Г. Леса и лесное хозяйство Республики Татарстан. К., 2001.

Автор – И.Н.Зарипов