Биографиясе

1908 елның 25 июне, Сембер губернасы Буа өязе, хәзерге Буа районы Үгез Куагы авылы – 1997 елның 12 ноябре, Казан.

Казан ветеринария микробиология мәктәбенә нигез салучы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Казан ветеринария институтын тәмамлагач (1932), шунда ук эшли.

1945–1969 елларда микробиология һәм вирусология кафедрасы, бер үк вакытта 1960–1988 елларда Бөтенсоюз фәнни-тикшеренү ветеринария институтында бактериаль инфекцияләр лаборатория мөдире.

Эшчәнлеге

Эзләнүләре түләмә патогенезын өйрәнү, бруцеллез, колибактериоз, листериозга диагноз кую һәм булдырмау ысулларын эшләүгә, дезинфекция үткәрү өчен нәтиҗәле чаралар булдыруга карый.

25 уйлап табу авторы.

Х.Х.Абдуллин җитәкчелегендә листериозга (АУФ), бруцеллезга (штамм 82), колибактериозга каршы вакциналар, дезинфектантлар (феносмолин һ.б.) эшләнә һәм гамәлгә кертелә.  

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Сибирская язва. М., 1975.

Әдәбият

История Казанского государственного ветеринарного института им. Н.Э.Баумана: Очерки. Казань, 1973.

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – А.А.Барсков