Байкал аръягы-Амур хәрби округы сәяси идарәсе органы.

Чыгу урыны һәм вакыты

1945 елның 28 июненнән 1947 елның августы ахырына кадәр татар телендә нәшер ителә.

Башта Чита шәһәрендә, Япония белән сугыш башлангач — Кытай территориясендә, сугыш тәмамлангач — Хабаровск шәһәрендә басыла.

Мөхәррире — М.Минһаҗев.

Газетада К.Әхмәров, А.Әхмәт, Ф.Басыйров, А.Шамов эшли.

Юнәлеше

«Суворовча кысрыклау»да Байкал аръягы фронты частьларының Квантун армиясенә каршы хәрби хәрәкәтләре яктыртыла.

Әдәбият

Шамова А. Печать, рожденная в огне // Казань. 2007. №7;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2016. Т.5;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.