Биографиясе

1990 елның 1 гыйнварында Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе Ангрен шәһәрендә туган.

Казан федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтын тәмамлый (2012).

2012 елдан – Россия федераль атом төш үзәге – Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институтында (Түбән Новгород өлкәсенең Саров шәһәре), 2018 елдан Казан федераль университетының Геология һәм нефть-газ технологияләре институтында кече фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре математик модельләштерүгә, программалар белән тәэмин итүне эшләүгә карый.

Скважиналар үзәгендә пар катнашмасының җылылык югалтуын исәпләү программалары, скважиналарның автомат берләшү программасы комплексы, цифрлы сейсмограммаларны автомат эшкәртү программалары, нефть скважиналары төзү өчен бораулау блокларын сайлау программалары авторы.

Бүләкләре

"Ясалма интеллект кулланып комплекслы мәгълүматларны җыю һәм эшкәртүне автоматлаштыру белән махсус билгеләнештәге геодезик челтәрне эшләү, булдыру һәм эшләтү" эше өчен фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге бирелә (авторлык коллективы составында).