Эчтәлек

1) XIII–XVI йөзләрдә Җүчи Олысында, Казан ханлыгында, XVI–XVIII йөзләрдә Казан һәм Уфа өязләрендә административ-территориаль бүленеш;

2) Монгол империясендә һәм Җүчи Олысында халыктан алына торган ясаклар җыелмасы;

3) административ вазифалы зат.

Бу термин баштарак теге яки бу территория (өлкә) белән идарә итү буенча төрле вазифалар башкаручы һәм ясаклар җыю өчен җаваплы югары дәрәҗәле затка карата кулланылган. Тора-бара (фаразлар буенча, XIV йөздә) ясаклар җыела торган территорияне белдерүче, шулай ук халыктан җыела торган ясак төрләре исемнәрен гомумиләштерүче төшенчә булып әверелгән.

Казан ханлыгында 5 даруга булуы мәгълүм: Алат, Арча, Гәреч (Галич), Җөри, Нугай даругалары.

Ханлык басып алынганнан соң (1552 ел), яшәп килгән административ-территория бүленеш патша хакимияте тарафыннан Казан (Алат, Арча, Гәреч (Галич), Җөри, Нугай даругалары буларак) һәм Уфа (Казан, Нугай, Усы, Себер даругалары рәвешендә) өязләрендә сакланып кала. Даругаларның территорияләре төгәл билгеле булмый, аларның чикләре җирләрне тасвирлаган вакытта кабат карала.

XVI йөзнең икенче яртысыннан тарихи даругалар бүленешенә өяз-волость системасы һәм Идел буе Казан төбәгенең башка өязләрендә кертелгән станнарга бүленеш өстәлә. 1708 елда губерналар оештырылганда традицион даругаларга бүленеш үзгәрешсез кала, ул эш кәгазьләрендә ХIХ йөз башына кадәр кулланыла.

Әдәбият

Березин И.Н. Ханские ярлыки и тарханные ярлыки Тохтамыша, Тимур-Кутлуга и Саадат-Гирея. Казань, 1851;

Греков Б.Д., ЯкубовскийА.Ю. Золотая Орда. Очерк истории Улуса Джучи в период сложения и расцвета в XIII–XIV вв. Л., 1937;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1973;

Ермолаев И.П. Среднее Поволжье во второй половине XVI–XVII вв. Управление Казанским краем. Казань, 1982;

Горский А.А. Москва и Орда. М., 2003;

Золотая Орда в источниках. Т. 1. Арабские и персидские сочинения. М., 2003.

Автор – Д.Г.Мостафина