- РУС
- ТАТ
системаның уңышлы эшләве критерийларына карата алдан бирелгән таләпләрне канәгатьләндерү шартларыннан параметрлар, функцияләр, схемалар сайлап алып, тигезсезлекләр системасы рәвешендә күрсәтү
Идарә итүнең төп мәсьәләсенең куелышын беренче тапкыр 1973 елда Казан авиация институты (хәзер Казан техник университеты) галимнәре Т.К.Сираҗетдинов һәм А.И.Богомолов тәкъдим итә. Авиация төзелешендә, космонавтикада, төбәк икътисады белән идарә итүдә һ.б. гамәли мәсьәләләр чишелә.
Идарә итүнең төп мәсьәләсен сызыкча мәсьәлә куелышында чишү (Н.Л.Алиев), очкыч аппаратларның билгесез грунтка вертикаль төшереп утырту җайланмаларын аналитик проектлау (А.М.Богомолов, Ю.П.Горшенин, А.В.Свилин һ.б.), атмосфераның тыгыз катлауларына кергәндә тормоз калканнарын ачу (Г.Е.Круглов) ысуллары эшләнә. Очкыч аппаратны билгесез ярсынулар, көйләгечләрнең параметрик синтезы шартларында утырту белән идарә итүнең параметрлары синтезы мәсьәләсе (Н.Г.Зарипов, В.М.Деваев, В.Н.Куршев, П.К.Семёнов, Р.Т.Сираҗетдинов, С.В.Смирнов, П.В.Смирнов); нәньютонча сыеклык хәрәкәте белән идарә итү (В.И.Елизаров); сыгылмалы канатларның тиз тәэсире белән оптималь идарә итү (Е.А.Клестов, Э.Т.Смирнова); канатның сыгылмалы тирбәнешләрен демпфирлау (И.Х.Халитов); очкыч аппаратларның канатларын аналитик проектлау (М.А.Богомольный, А.В.Халкин) һ.б. мәсьәләләр куела һәм чишелә.
Сиразетдинов Т.К. Методы решения многокритериальных задач синтеза технических систем. М., 1988;
шул ук. Основная задача управления и проектирования многорежимных технических объектов // Вест. Казан. техн. университета. 1995. № 1.
Автор — Р.Т.Сираҗетдинов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.