1994 елда Казанда оештырыла, 1999 елның мартында Татарстан Республикасының шәхесләргә бәйле документлар дәүләт архивы итеп үзгәртелә (ГАДЛС  РТ). Максаты: гражданнарны социаль һәм хокукый яклау, министрлыкларда, дәүләт комитетларында, предприятиеләрдә, учреждениеләрдә, колхоз, совхозларда һәм башка оешмаларда эшләүчеләрнең шәхси документларын саклау. ТР Министрлар Кабинетының Баш архив идарәсе карамагында.

Татарстан Республикасындагы үзгәртеп корылган һәм ябылган учреждение һәм оешмаларның (комитетлар, министрлыклар, заводлар, фабрикалар, берләшмәләр, акционерлык җәмгыятьләре, дәүләт предприятиеләре, фәнни-тикшеренү институтлары, югары һәм урта уку йортлары, банклар һ.б.) шәхесләренә бәйле документларны кабул итә, саклый, терки һәм файдалана.

ТР ның  шәхесләргә бәйле документлар саклау үзәге фондларында түбәндәгеләр туплана: оештыру-боеру документлары (боерыклар, күрсәтмәләр, шәхесләрне эшкә кабул итү, икенче эшкә күчерү һәм эштән азат итү карарлары); уку йортларындагы дәүләт имтиханнары комиссиясе утырышларының беркетмәләре; шәхесләрне исәпкә алу документлары (укучыларның китаплары, журналлары, исемлекләре, картотекалары, исемнәре атап язылган китаплары һ.б.); хезмәт хакы бирү өчен нигез булган финанс документлары (шәхси счётлар һәм исәп-хисап – акча түләү исемлекләре); эшче һәм хезмәткәрләрнең шәхси эш-делолары, шәхси карточкалары; һәлакәт булган урыннарда тикшерү документлары (актлар, бәяләмәләр, беркетмәләр); аттестация һәм тарификация документлары; хезмәт контрактлары һәм килешүләре; шәхси эшләр составына кертелмәгән рәсми һәм шәхси документлар (хезмәт кенәгәләре, дипломнар, аттестатлар, таныклыклар); зарарлы һөнәрләр хезмәткәрләренең табель һәм нарядлары.

Шәхесләргә бәйле учреждение күрсәтмәләре һәм боерыкларында шәхесләрне эшкә кабул итү, икенче эшкә күчерү һәм эштән азат итү очраклары, аның бүләкләре, премияләре, шелтәләре, хезмәт хакындагы үзгәрешләр, командировкалар, бәяләмәләр турында мәгълүматлар чагыла. Шәхес турында күбрәк мәгълүмат шәхси счётында һәм расчёт кенәгәләрендә була. Шәхси счёт формулярында шәхеснең хезмәт вазифасы, эшкә алыну вакыты: эш барышы, дәрәҗәсе, хезмәт хакының күләме, төрле түләүләр, ялы турында мәгълүматлар күздә тотыла. Шәхесләрнең техникумнарда, комбинатларда, университетларда, институтларда, курсларда укулары турындагы документлары арасында уку карточкалары, өлгереш исемлеге, квалификация комиссиясе утырышларының беркетмәләре, дәүләт имтихан комиссиясе утырышларының беркетмәләре, диплом проектларын һәм эшләрен яклау комиссиясе беркетмәләре, яшь белгечләрне эшкә урнаштыру комиссиясе беркетмәләре, эшкә урнаштыру планнары, укучылар һәм тыңлаучылар исемлеге һәм башкалар бар.

2012 елның 1 гыйнварына архивта 1244 фонд, 374789 саклау берәмлеге исәпләнә (1916–2011).