Эчтәлек

«Карачы бәк» төшенчәсе XIII йөз башында Монгол империясендә, соңрак чыңгызыйлар нигезләгән барлык дәүләтләрдә, шул исәптән Җүчи Олысында, Казан, Кырым һәм Касыйм ханлыкларында барлыкка килә.

Карачы бәкләр мөһим дәүләт эшләрен карау һәм хәл итү белән шөгыльләнәләр, алар карамагына финанс-административ эшләр, җир фондының бер өлеше, гражданнар мәхкәмәсе эшләре, тышкы сәясәт, хәрби мәсьәләләр һ.б. керә. Алар дәүләт актларын һәм ярлыкларны имзалау хокукына ия була. Хан диванына, гадәттә, илнең барлык территориясен иңләгән 4 зур олыс белән җитәкчелек иткән 4 төп идарәче ыругтан (Җүчи Олысында — Аргын, Барын, Кыпчак, Ширин) берәр карачы бәк сайланган. Карачы бәкләр арасыннан бәкләр бәкләре һәм вәзирләр күрсәтелгән. Аксөякләр һәм хан йогынтысына бәйле рәвештә карачы бәкләрнең ил белән идарә итүдәге роле һәм әһәмияте төрлечә булган. XIV йөз уртасына таба аксөякләр позициясе көчәя төшү һәм ханнар хакимияте йомшару нәтиҗәсендә Алтын Урдада карачы бәкләрнең йогынтысы арта. Карачы бәкләрнең вазифасы тора-бара варислы һәм алыштыргысыз дәрәҗәгә әверелә. Карачы бәкләрнең кайберләре чынлыкта ил белән идарә итә (Мамай, Идегәй).

Казан, Кырым һәм Себер ханлыкларында карачы бәкләр зур кодрәткә ия булалар, алар барлык дәүләт эшләре белән җитәкчелек итеп кенә калмыйча, ханнарны билгелиләр яки тәхеттән төшерәләр. XV–XVI йөзләрдәге татар ханлыкларында (бигрәк тә Казан һәм Кырым ханлыкларында) карачы бәкләр арасында Ширин ыругы вәкилләре төп рольне уйныйлар, кагыйдә буларак, аларны бәкләр бәкләре итеп билгелиләр.

Әдәбият

Вельяминов-Зернов В.В. Исследование о касимовских царях и царевичах. СПб., 1864. Т. 2;

Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. К., 1923;

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960;

Фёдоров-Давыдов Г.А. Общественный строй Золотой Орды. М., 1975.

Автор — И.Л.Измайлов