Тарихы

Идел буе Болгар дәүләте чорыннан хәзерге авыл урынында торулыклар булган.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 тимерче алачыгы, тегермән, 3 ярма яргыч, 12 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2794,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Масловка волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1944 елның 19 февраленнән – Солтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Олы Әшнәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Кызыл Юл» колхозы оештырыла (хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә). 1967 елда товарлыклы сөтчелек фермасы, дуңгызчылык комплексы, сарыклар фермасы, атлар абзары төзелә. Колхоз республикада алдынгы хуҗалыкларның берсенә әверелә. 1981 елдан Г.Коләхмәтов исеме белән атала.

1992 елгы мәгълүматлар буенча, авылда – Г.Коләхмәтов исемендәге колхоз, 1993 елдан –«Олы Әшнәк», 1999 елдан «Әшнәк» (Олы Әшнәк, Кече Әшнәк авыллары, Югары Әшнәк поселогы керә) авыл хуҗалыгы кооперативлары эшли.

Халкы башлыча «Логос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә, «Закирова», «Гобәйдуллин» крестьян-фермер хуҗалыкларында (икесе дә – Кече Әшнәк авылында) эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда сигезьеллык, 1987 елдан – урта (бинасы 1976 елда төзелә), 2012–2014 елларда тулы булмаган мәктәп, мәдәният йорты (1982 елда төзелгән элеккеге балалар бакчасы бинасында), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1990 елдан) эшли.

Авылның көньяк читендә археология истәлеге – Олы Әшнәк авыллыгы (Алтын Урда чоры) табыла.

Авыл зиратында эпиграфика истәлекләре – XIII–XIV йөзләр кабер ташлары сакланган. Аларның берсендә (1320 ел) куфи хәрефләре белән «... әри Мөхәммәд-хуҗа улы Йәман һири Сәвилә зерәте кү. Вафат болту тарих җети җүр җермиси җол сафар айхы он...әти» дип язылган.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Гайсин (1954 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Р.Төхвәтуллин исемендәге бүләк лауреаты;

Г.К.Гарипов (1928–2019) – педагог, ТАССРның атказанган укытучысы, ТАССР, РСФСР, СССРның халык мәгарифе отличнигы;

И.Н.Гарипов (1951 – 2017) – педагог, шагыйрь, күп кенә популяр җырлар текстлары авторы;

Ә.Г.Гаффар (1949–2021) – прозаик, драматург, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Ф.Хөсни исемендәге бүләк лауреаты;

Рәкыйп Г.Гаффар (1953 елда туган) – журналист, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының «Бәллүр каләм» конкурсы лауреаты;

Ренат Г. Гаффар (1951 елда туган) – журналист, язучы;

Р.Р.Гәрәев (1948 елда туган) – кинооператор, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе;

И.М.Җамалиев (1961 елда туган) – журналист, публицист;

М.Й.Мазунова (1919–1992) – татар хатын-кызлары арасында беренче профессиональ баянчы, педагог;

Ф.С.Мифтахов (1937) – ТАССР, РСФСРның атказанган табибы, «Почет билгесе» ордены кавалеры, Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсенең баш табибы (1970–1991);

И.Г.Хафизов (1976 елда туган) – драма актеры, ТРның атказанган артисты.

Тарихчы, тәрҗемәче һәм публицист И.Х.Хәлиуллинның (1963 елда туган) балачагы һәм үсмерлек еллары Олы Әшнәктә уза, 1989 елда аның башлангычында республикада беренче мәртәбә авыл бәйрәме – район күләмендә Олы Әшнәкнең 750 еллыгы уздырыла.

Халык саны

1782 елда – 236 ир-ат;
1859 елда – 1482,
1897 елда – 1942,
1908 елда – 2240,
1920 елда – 2337,
1926 елда – 1982,
1949 елда – 1236,
1958 елда – 1159,
1970 елда – 921,
1989 елда – 562,
2002 елда – 405,
2020 елда – 288 кеше (татарлар).