Биографиясе

1796 елның 25 июне, Царское Село шәһәре, Петербург губернасы — 1855 елның 18 феврале, Санкт-Петербург.

1836 елның августында Россия буйлап сәяхәте вакытында Казанда була, андагы истәлекле урыннарны (Кремль, Благовещение соборы, университет, Беренче ир балалар гимназиясе, 1552 елларда шәһәрне яулаганда һәлак булган рус сугышчыларына куелган һәйкәл) карый; университет ишегалдында Г.Р.Державинга куелачак һәйкәл урынын хуплый; университет клиникалары бинасы төзелешенә иганә чарасы кыла. Император хөрмәтенә губернатор С.С.Стрекалов һәм дворяннар тантаналы мәҗлес оештыралар. 1842 елгы янгыннан соң Н.I Казанны торгызу өчен 1 млн сум акча бүлеп бирү турында фәрман чыгара.

Николай I патшалык иткән чорда рус чиркәвенең Идел буе халыклары арасында миссионерлык эшчәнлегенә булышлык күрсәтелә, православие динендәгеләрнең мөселманнар белән элемтәләре чикләнә, салымнар түләүдән, рекрутлык бурычыннан азат итү кебек ташламалар һ.б.ны куллану юлы белән татарларның православиегә күчүе стимуллаштырыла. Икенче яктан, мөселманнарга ирекле рәвештә үз диннәрен тоту һәм дини йолаларын башкару, югары һәм урта уку йортларында белем алу, илнең төрле төбәкләрендә дини биналар төзү хокукы бирелә. Николай I Россиянең Европа өлеше өчен «үрнәк» мәчет проектларын раслый (1829, 1844), хосусый басмаханәләргә татар телендә китаплар бастыруга рөхсәт бирә, мөселман руханиларын тән җәзаларыннан һәм рекрутлыкка алынудан азат итә, кайбер хәрби частьларда муллалар вазифасын гамәлгә кертү һ.б. белән ризалаша.

Әдәбият

Загоскин Н.П. Спутник по Казани. К., 1895;

Казанский М.В. Путеводитель по Казани. К., 1899;

Долгов Е.Б. Император Николай I в Казани в 1836 г. // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2006. № 1.

Автор — Е.Б.Долгов