1980 елда Байлар Сабасында 38 нче урта һөнәри-техник училище буларак ачыла, 1984 елдан 104 нче урта һөнәри-техник училище, 1994 елдан 104 нче һөнәр училищесы, 2005 елдан 104 нче һөнәри лицей, 2009 елдан – хәзерге исемдә.

Укыту авыл хуҗалыгын механикалаштыру, икътисад һәм бухгалтер исәбе, биналарны һәм корылмаларны төзү һәм эксплуатацияләү, электр белән тәэмин итү белгечлекләре буенча алып барыла.

2019/2020 уку елында 397 укучы, 30 укытучы исәпләнә.