Тарихы

Авылга XVIII йөздә нигез салына.

XVIII – XIX йөздә халкы асаба башкортлар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, умартачылык, балыкчылык.

Мәчет 1813 елдан мәгълүм. 1907 елда икенче мәчет төзү өчен рөхсәт алына.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, җил тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 3832 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Пучы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Актаныш, 1963 елның 1 февраленнән – Минзәлә, 1965 елның 12 гыйнварыннан Актаныш районында.

Хәзер Түке авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Татарстан” колхозы оештырыла. Нәселле терлек үрчетү белән шөгыльләнә. 1959 елда аның составына “Партизан” колхозы (Түке авылы) керә. 1994 – 2004 елларда “Татарстан” кооперативлары берләшмәсе.

Халкы күбесенчә “Агрофирма “Әнәк” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятнең “Татарстан” бүлекчәсендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1929 елда башлангыч мәктәп ачыла (шәхси йортта), 1949 елда җидееллык, 1959 елда – сигезьеллык, 2001 елда – урта, 2003 елда – тулы булмаган урта (2001 елда яңа бина төзелә). 2005 елда мәктәптә музей ачыла (оештыручысы – Н.М.Нуретдинова), экспозиция төбәкне өйрәнүгә багышлана (экспозиция мәйданы – 42 кв.м, 300 гә якын саклау берәмлеге).

Авылда мәдәният йорты (бина 1969 елда төзелә), китапханә, мәчет бар (1994 елдан).

Мәдәният йорты каршында театр эшли (1983, 2013 еллардан халык театры, җитәкчесе – Л.З.Габидинов).

Күренекле кешеләр

Н.С. Орлов (Г.М.Минаев) (1919 – 1982) – Советлар Союзы Герое;

Ф.Ш.Хәбибуллин (1958 елда туган) – хакимият-хуҗалык хезмәткәре, Питрәч районы хакимият башлыгы.

Халык саны

1795 елда – 214,
1834 елда – 378,
1859 елда – 623,
1870 елда – 687,
1884 елда – 1009,
1897 елда – 1077,
1913 елда – 1370,
1920 елда – 1260,
1926 елда – 855,
1938 елда – 733,
1949 елда – 548,
1958 елда – 540,
1970 елда – 708,
1979 елда – 522,
1989 елда – 317,
2002 елда – 288,
2010 елда – 315,
2015 елда – 292 кеше (татарлар).