Биографиясе

1948 елның 1 гыйнварында Балтач районы Кенәбаш авылында туган.

1971 елда Казан университетын тәмамлый.

1973–1976 елларда Республика балалар китапханәсендә китапханәче булып эшли.

1977 елдан Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (2004–2006 елларда директор урынбасары).

Хезмәтләре терминология һәм татар теле лексикографиясенә карый. «Урман хуҗалыгында эшләүчеләр өчен русча-татарча сүзлекчә» («Русско-татарский словарь-минимум для работников лесной промышленности», 1997 ел), «Татарча-русча-латинча үсемлек атамалары сүзлеге» («Татарско-русско-латинский словарь названий растений», 2002 ел), «Татар теленең мәктәпләр өчен аңлатмалы сүзлеге» (2013 ел), «Русча-татарча актуаль лексика сүзлеге» (2004 ел) һ.б.ны төзүче.

Хезмәтләре

Названия растений в татарском литературном языке. Казань, 1996.

Татарско-русский словарь идиом. Казань, 2006 (автордаш).