- РУС
- ТАТ
драма актёры, режиссёр
1937 елның 17 сентябре, Төрекмәнстан ССР, Чарджоу өлкәсе, Кирсә районы Халач авылы – 2004 елның 15 декабре, Төрекмәнстан, Ашхабад шәһәре.
1969 елда ГИТИСның режиссёрлык факультетын тәмамлый (Мәскәү). Төрекмәнстан ССРның атказанган артисты (1983).
Сәхнә эшчәнлеген 1959 елда Ашхабад рус драма театрында башлый. 1972–1989 елларда Ашхабад (1989 елдан баш режиссёр), Чиләбе, Кишинёв, Днепропетровск рус драма театрларында режиссёр.
Ул куйган спектакльләр: «Кечкенә трагедияләр» («Маленькие трагедии», А.С.Пушкин), «Мәхәббәт белән шаярмыйлар» («С любовью не шутят», П.Кальдерон), «Геростратны оныту» («Забыть Герострата», Г.И.Горин), «Ай тотылган төндә» (М.Кәрим), «Гамьсез Атабаев» (Б.Кербабаев).
Төрекмәнстан ССРның Мәхтумкули исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1970).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.