Тарихы

XVII йөзнең беренче яртысында нигезләнә. Революциягә кадәрге чыганакларда шулай ук Кече Тархан буларак та искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы удел (1797 елга кадәр – сарай) крестьяннары катлавына керә, лашман йөкләмәсен башкара. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәдрәсә эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1295,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Сембер губернасының Сембер өязе Олы Тархан волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәтеш, 1938 елның 4 августыннан – Олы Тархан, 1959 елның 12 октябреннән – Тәтеш районында.

Хәзер – Олы Тархан авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда «Корыч» колхозы оештырыла. 1958 елдан авылда – «Победа» (үзәк утары – Утәмеш авылы), 1959 елдан – «Алга» (үзәк утары – Бакырчы авылы), 1970 елдан – «Татарстан» (үзәк утары – Олы Тархан авылы) колхозлары, 1995–2007 елларда «Татарстан» күмәк предприятиесе эшли.

Халкы башлыча «Татарстан» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2012 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1972 елдан), китапханә (1952 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1994 елдан), шулай ук төзекләндерелгән чишмә бар.

Аавыл янында археология истәлекләре – Түбән Тархан табылдыгы (Имәнкискә культурасы), Түбән Тархан авыллыгы (монголларгача чор болгар ядкәре) табыла.

Халык саны

1859 елда – 793,
1897 елда – 951,
1913 елда – 1200,
1920 елда – 1215,
1926 елда – 1105,
1938 елда – 847,
1949 елда – 613,
1958 елда – 615,
1970 елда – 569,
1979 елда – 441,
1989 елда – 313,
2002 елда – 241,
2010 елда –195,
2021 елда – 130 кеше (татарлар).