Гөбенә елгасының сул кушылдыгы (Зөя елгасы бассейны).

Озынлыгы 45,1 км, ТР чикләрендә – 14 км. Бассейнының мәйданы 248,6 км2. Идел буе калкулыгыннан ага. Елга башы Чуаш Республикасы территориясендә, тамагы Кайбыч районы Мәлки авылыннан көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 170 м, тамагыныкы – 78 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 35%.

Ырымның 0,3 тән 5,6 км га кадәр озынлыктагы 29 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,36 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1-3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 91 мм, ташу вакытында су агымы катламы 86 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Ырым ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,04 м3/с.

Ел буе суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 200-300 мг/л, кышын һәм җәен 400-500 мг/л.