Биографиясе

1924 елның 10 феврале, Мамадыш кантоны, хәзерге Кукмара районы Мәмәшир авылы – 1985 елның 17 июле, шунда ук.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

1948–1954 елларда Пермь өлкәсенең күмер сәнәгате предприятиеләрендә эшли.

1955–1962 елларда Кукмара районының «Трактор» һәм «Татарстан» колхозлары, 1962–1983 елларда «Восток» колхозы рәисе.

Г.Г.Гарифуллин үсемлекчелек һәм терлекчелек үсешенә зур өлеш кертә.

«Восток» колхозында холмогор токымлы иң яхшы сыер көтүе булдырыла.

Ул җитәкләгән елларда савым 1 сыердан 1845 кг нан 4200 кг га кадәр арта, авыл хуҗалыгы җирләренең 100 га исәбенә сөт җитештерү 550 ц га җитә.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор – И.Н.Афанасьев